Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү уңаеннан үзен Татар халкының Милли мәҗлесе дип атаган оешма исеменнән язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белдерү белән чыкты. Иң беренче чиратта, ул төп канунга "дәүләт коручы халык" турындагы төшенчәнең кертелүе урыс халкын Русиядә яшәүче башка милләтләрдән өстен куя дип яза. "Бу исә расачылык теориясенә нигезләнгән фашизмга китерергә мөмкин, без моның белән берничек тә килешә алмыйбыз! Русия дәүләтен урыслардан тыш дистәләгән милләт тәшкил итә һәм алар барысы да үз тарихи җирләрендә яшиләр, федерациянең нигезе булып торалар. Конституциянең үзгәртелгән вариантында урыслардан кала Русиядә яшәүче башка бер милләтнең дә рәсми статусы күрсәтелмәгән, алар дәүләт кысаларыннан читкә чыгарылып ташланган, илсез-җирсез, хокуксыз сукбай-бомж хәлендә калган", ди ул.
Бер халыкны гына "дәүләт коручы" дип игълан итү башка милләтләрдән өстен куя
Бәйрәмова Русиядә бер халыкны гына "дәүләт коручы" дип игълан итү "башка милләтләрне телсез, милли мәгарифсез һәм мәдәниятсез калдырачак" дип саный. "Нәтиҗәдә милләтләр үзләре дә юкка чыгачак. Бу этник геноцид дип атала, без моның белән берничек тә килешә алмыйбыз! Инде болай да мәктәпләрдә һәм уку йортларында тоташ урыс теле хакимлек итә, хәтта патша заманында да милли мәктәп-мәдрәсәләрен саклап кала алган татар халкы бүген үз ана телендә белем алудан мәхрүм!", диелгән белдерүдә.
Белдерүдә шулай ук яңа үзгәрешләр Русияне империя рәвешендә торгызу идеясен тәкъдим итә диелә. Әлеге идея "гасырлардан килгән традицияләрне дәвам итү" ("преемственность вековых традиции") "битлеге астында" яшерелгән дип саный Бәйрәмова.
"Бог" битлеге астында православ динен кертеп калдырырга җыеналар
Моннан тыш, активист Конституциягә, "Бог" битлеге астында православ динен кертеп калдырырга җыеналар дип фаразлый. "Бу исә Конституция артыннан мәктәпләргә дә христиан дине үтеп керәчәк, башка милләт балаларын да мәктәпләр аша рухи чукындыру башланачак, дигән сүз. Без моның белән берничек тә килешә алмыйбыз! Россия – дөньяви дәүләт, анда дин иреге игълан ителгән, анда төрле милләт һәм дин вәкилләре яши, шуңа күрә бу илне тоташ чиркәүгә әйләндерүгә без кискен рәвештә каршы!", диелгән мөрәҗәгатьтә.
Татар халкының Милли Мәҗлесе дип аталган оешма Русия Конституциясенә милли һәм дини рәвештәге үзгәртүләргә кискен каршы төшә һәм "татар халкын 22 апрельдә узачак тавыш бирүдә катнашмаска чакыра, бойкот игълан итә".
"Конституция шушы үзгәрешләр белән кабул ителгән очракта, татар халкы үз сәяси һәм дәүләти статусын үзе билгеләргә тиеш булачак. Бу — үз бәйсез дәүләтебезне кабат торгызу дигән сүз. 1990 елның 30 августында кабул ителгән Татарстан Республикасының суверенитеты турында Декларация, 1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт бәйсезлеге буенча уздырылган референдум нәтиҗәләре моңа тулы хокук бирә", дип язылган мөрәҗәгатьтә.
Татар халкының Милли Мәҗлесе дип аталган оешма Халыкара оешмаларга, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа Парламентына һәм Берлегенә шушы хокукый актларны тануларын сорап мөрәҗәгать итә.
Белдерүнең инглиз телендәге варианты Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга да җибәрелгән.
Русия Конституциясенә Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән әзерләнгән үзгәрешләр өлгесендә урыс халкына "дәүләт коручы" статусын бирү каралган. Белгечләр бу урыс булмаган халыкларны килмешәккә тиңләү була, азчылык халыкларны кимсетәчәк дип саный. Элегрәк ТИҮ рәисе дә моңа ризасызлык белдереп, Путиннан Конституциядә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләүгә юл куймауны сорап мөрәҗәгать итте.
Соңрак Дөнья татар яшьләре форумы Конституциядә урысларны дәүләт коручы халык дип билгеләүне кире кагырга чакырып Русия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итте.