Русия төбәкләре бертавыштан Конституциягә Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән кертелгән үзгәрешләрне яклап тавыш бирде. Канунга ярашлы, үзгәрешләрне Конституция мәхкәмәсенә юллау өчен төбәк парламентларының өчтән икесенең хуплавы да җитә иде. Кичә 62 төбәкнең (70%) үзгәрешләрне яклап тавыш биргәне билгеле булды.
Бүген төбәкләр тавыш бирүне тәмамлады, соңгылардан булып Камчат крае, Ямал-Ненец автоном бүлгесе, Тыва, Адыгея парламентлары үз фикерен әйтте.
Cass&Ra Telegram-каналы күзәтүләренә караганда, барлык төбәкләрдә дә үзгәрешләрне хуплаган тавышлар саны 60 проценттан ким булмаган.
Чечен, Ингуш республикалары, Чукот автоном бүлгесендә 100 процент хуплаганнар. Ульян, Иваново өлкәләре һәм Мәскәү шәһәрендә уңай тавышлар саны 70 процентка җитмәгән. Мәскәүдә үзгәрешләрне яклап иң аз тавыш җыелган: 60,5 процент. Каршылар саны буенча да Мәскәү алда: 30,2 процент.
Тагын дүрт төбәктә: Ульян, Әстерхан, Иваново өлкәсендә каршылар 10 процент җыя алган.
Татарстан 12 мартта 79,5 процент тавыш белән үзгәрешләрне хуплады. Бер кеше каршы булды, җиде кеше тавыш бирүдән тыелып калды. Каршы тавыш бирүче - язучы, публицист Ркаил Зәйдулла.
Башкортстан дәүләт корылтаенда 110 депутатның 93е үзгәрешләрне яклап тавыш бирде. Коммунистлар фиркасенең 15 әгъзасы тавыш бирүдән тыелып калды. Коммунист Дмитрий Чувилин каршы тавыш бирде.
Proufu.ru басмасы язганча, “Бердәм Русия” фиркасеннән Александр Дегтев та үзгәрешләрне хуплаудан тыелып калган.
Якутиядә республика дәүләт җыены депутаты Сулустана Мыраан парламент Конституциягә үзгәрешләрне хуплап тавыш биргәннән соң үзенең депутат мандатыннан баш тартты.
Яблоко фиркасенә нигез салучларның берсе, Федерация шурасы әгъзасы Владимир Лукин Конституциягә үзгәрешләрне яклап тавыш биргәннән соң фиркадан чыкты.