Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарларны, башкортларны һәм башка милләтләрне тезләндерделәр". Хабаровскиның гыйбадәт йортында ОМОН җомга намазын өзгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мигрантларны исә Русия гимнын җырлатырга мәҗбүр иткәннәр.

22 ноябрьдә Хабаровски шәһәрендәге гыйбадәт йортында җомга намазы вакытында ФСБ (Федераль иминлек хезмәте) һәм УФМС (Федераль миграция хезмәте) ОМОН ярдәме белән рейд үткәргән. Куәт оешмасы вәкилләре намазны өзгән һәм мөселманнарны мыскыл иткән, дип сөйләгән мәхәллә рәисе Мусса Куштов. Аның сүзләрен Русия мөселманнары Диния нәзарәте китерә.

Куштов сүзләренчә, гыйбадәт йортына бәреп кергән битлекле һәм кораллы кешеләр мөселманнарны идәнгә ятарга мәҗбүр иткән һәм сүгенү сүзләре белән боерган. Алар 25 кешене, шул исәптән өлкәннәрне һәм балаларны, кысан машинага тутырганнар. Электрошокерлар кулланылганлыктан кайбер мөселманнар аңын югалткан. Аларны миграция хезмәтенә алып киткәннәр диелә.

Гыйбадәт йортына элек тә рейдлар үткәрелгән булган, ләкин бу юлы куәт оешмасы вәкилләре "рәхимсез" итеп эш иткән.

— Бу юлы алар күпчелеге Русия ватандашларыннан торган мөселманнарны — татарларны, башкортларны һәм башка милләт вәкилләрен мәкерле мыскыллауларга дучар итеп, тезләнергә мәҗбүр иттеләр. Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан килгәннәрне Русия гимнын җырлаттылар, ә җырлый алмаганнарны кыйнап, милләтенә карап мыскыл иттеләр, — дигән ул.

Күзәтү камералары төшереп алган видеоязмалар Мәскәүгә җибәрелгән, ләкин кайсы куәт оешмаларына мөрәҗәгать итүе әйтелми. Куштов хокукый бәя бирелүне таләп итә һәм мәхкәмә аша эш итәчәген белдерә.

Гыйбадәт йорты шәхси җирлектә урнашкан. Ул мөфти Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия Диния нәзарәтенә буйсына. Гыйбадәт йорты канун нигезендә эш иткән диелә.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң мәчетләргә һәм гыйбадәт йортларына басым башланды. 2023 елда куәт оешмалары Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе тирәсендәге мәчетләр һәм гыйбадәт йортларын тикшерүне көчәйтте. 2023 ел дәвамында Котельники, Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН җомга намазын өзде. Алар вакытлыча эшчәнлеген туктатып торды.

Мәскәүнең Южное Бутово районында урнашкан гыйбадәт йортында да шундый тентү узды. Аның имамы Марат Алимов сугыш башланганнан соң, көчле шовинизм һәм милләтчелек купты дип сөйләгән иде.

Быел сентябрьдә Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакырды. Бу белдерү мөселманнар Корылтае алдыннан яңгырады. Равил Гайнетдин мөфти итеп сайланды.

Сәясәт белгесе Ринат Мөхәммәтов мөфти Равил Гайнетдин мөфтиятенә басым көчәйде дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG