Accessibility links

Изоляция атнасында русияләр спиртлы эчемлекләрне күпләп сатып ала башлаган


23-29 март көннәрендә кибетләрдә хәмер сату 31 процентка арткан. 

Русияләр изоляция көннәрендә хәмер куллануны арттырган. 23 марттан 29 мартка кадәр кибетләр спиртлы эчемлекләрне узган елның шул ук вакыт аралыгына караганда 31 процентка күбрәк сатканнар дип яза Ведомости. Газета Nielsen ширкәте уздырган тикшеренү саннарын китерә.

Русияләр өйдә утырганда сыраны күбрәк эчә башлаган – аны сату 25 процентка арткан. Спирты күп булган кыйммәтле эчемлекләр дә күбрәк сатыла башлаган. Виски 45 процентка, ром, джин, текила сатып алулар 70 процентка арткан. Ритейлерлар бу күренешне русияләрнең әлеге төр эчемлекләргә бәя күтәрелүдән куркып, алдагы көннәргә алып куярга теләве белән аңлата.

Коронавирус сәбәпле илдә изоляция тәртибе кергәннән соң аракы күбрәк сатыла башлавын хөкүмәт тә искәртте. Ләкин җитәкчеләр халык аракыны коронавирустан сакланып кулларын сөртү өчен ала дип саный. Федерация шурасы җитәкчесе Валентина Матвиенко белдергәнчә, кешеләр аракыны дезинфекцияләү сыекчалары сатуда җитәрлек булмау сәбәпле ала.

“Без алкоголь җитештерүчеләр берлегеннән мәгълүмат сораттык, алар аракы сату күләме дезинфекция чаралары җитәрлек булмау сәбәпле үсте диделәр” дип белдергән Матвиенко.

Русия президенты Владимир Путин карары белән илдә 30 марттан апрель ахырына кадәр "үзизоляция тәртибе" кертелде. Халыкка кирәксезгә урамга чыгу тыела, бу таләпне бозучылар штрафка тартыла.

XS
SM
MD
LG