Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция кырымтатар активистларына кисәтүләр белән килгән


9 апрель Кырымның Судак шәһәрендә, Ички районында полиция кырымтатар милли хәрәкәт активистларын өйләрененнән йөреп кисәтүләр имзалаткан. Мондый кисәтүләрне кырымтатарларга март аенда имзалата башлаган иделәр.

Ичкида полиция "без белмибез, таратабыз гына, исемлекне Акмәчеттән җибәрделәр, сез каядыр эләккәнсездер", дигән. Кисәтүдә "массакүләм чараларда катнашучыларга йөзләрен битлекләр белән каплау, чараларга экстремист оешмаларны җәләп итәргә ярамый", диелә. Җыелышлар, пикетлар, демонстрацияләр, йөреш үткәрүчеләр административ җаваплылыкка тартылып, аларга 10-20 мең сум күләмендә штраф, 40 сәгатьлек мәҗбүри эшләр, юридик затларга 50-100 мең сум штраф салынырга мөмкин дип тә язылган. Кисәтүләрдә чараларда экстремистик оешмалар билгеләрен куллану, массакүләм чуалышларда катнашу өчен каралган җәзалар хакында да сүз бара.

Март аенда Карасубазарда, башка районнарда тапшырылган кисәтүләрдә сүз Кырымтатар халкы мәҗлесенең 3 майга ниятләгән Украинандан Кырым административ чигенә йөреш чарасы хакында барган булса, бу юлы кырымтатарларның 18 май матәм чаралары һәм 26 июнь Кырымтатар байрагы көне чаралары да өстәлгән.

Судакта исә "Дөнья – көч куллануга һәм оккупациягә каршы. Намус йөреше" чарасында катнашулары турында сорап, кырымтатар активистларыннан аңлатмалар таләп иткәннәр.

Коронавирус сәбәпле бу йөреш соңрак вакытка күчерелгән иде. Активистлар фаразлавынча, шуңа күрә полиция кисәтүләргә 18 май матәм чаралары һәм 26 июнь Кырымтатар байрагы көне чараларын да өстәгән.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана
XS
SM
MD
LG