Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада РКБда коронавирус таралуын Русия баш прокуратурасы тикшерәчәк


Уфада республика клиник хастаханәсе
Уфада республика клиник хастаханәсе

РКБда 130 кешедә үпкә ялкынсынуы ачыкланган, 52 кеше коронавирус йоктырган.

Русия баш прокуратурасы Башкортстан прокуратурасының республика клиник хастаханәсендә тикшерү алып баруын үз контроле астына ала. Республика прокуратурасы хастаханәдә авырулар һәм хезмәткәрләрнең COVID-19 вирусы белән йогышлану очрагын тикшерә.

Федераль прокуратура белдерүендә әйтелгәнчә, үзәк прокуратура санитар-эпидемиология өлкәсендә кануннарның ни дәрәҗәдә үтәлүен, шулай ук Башкорстанның күзәтү органнары һәм сәламәтлек саклау министрлыгының тиешле чаралар күрү-күрмәвен тикшерәчәк.

Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә гаепле кешеләр җавапка тартылачак диелә.

Авыруларның берсендә үлгәннән соң коронавирус табылу сәбәпле, Башкортстанның Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе 6 апрельдән карантинга күчерелде. Бинада 1200 кеше бикләп тотыла. Барлыгы 3 мең тирәсе кеше хастаханәдә яткан авырулардан һәм медицина хезмәткәрләреннән вирус йоктырган булырга мөмкин. 13 апрельдә РКБның баш табибы Эльза Сыртланова хастаханәдә 130 кешедә үпкә ялкынсынуы ачыкланганын әйтте, шуларның алтысы реанимациядә. 14 апрель саннарына караганда, РКБда 66 кешедә COVID-19 рәсми расланган.

XS
SM
MD
LG