Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия коронавирус йоктыручылар саны белән дөньяда өченче урынга менде


Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 200 меңнән артып китте. Ил АКШ һәм Испаниядән кала өченче урында.

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 11 656 очрагы рәсмән теркәлгән. Бу хакта Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы хәбәр итә.

Илдә барлыгы 221 344 кеше яңа төр вирус йоктырган. Русия әлеге сан белән Италия һәм Британияне узып китте һәм дөньяда COVID-19 белән авыручылар саныннан караганда өченче урынга менде. Беренче урында - АКШ, икенчедә - Испания.

Яңа очракларның 46,5 процентында чир билгеләре сизелми диелә, алар авыручылар белән элемтәдә булган.

Соңгы тәүлектә коронавируслы 94 кеше үлгән. Эпидемия башыннан бирле Русиядә әлеге вирустан үлүчеләр саны 2009га җитте.

Татарстанда узган тәүлектә 90 кешедә COVID-19 ачыкланган. Татарастан штабы тагын бер кешенең үлеме турында хәбәр итә, республикада үлүчеләр саны алтыга җитте. Стопкоронавирус.рф рәсми сайтында үлүчеләр биш дип күрсәтелә.

Башкортстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 76 очрагы рәсми ачыкланган. Яңа үлүчеләр юк диелә. Моңа кадәр 15 кешенең үлеме турында әйтелгән иде. 435 кеше терелгән.

Рәсми саннар. 11 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан1 761 (+90) 460 (+100) 5 (+0)
Башкортстан 1 567 (+76) 435 (+0) 15 (+0)
Русия221 344 (+11 656) 39 801 (+5 495) 2 009 (+94)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG