Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ Пиркинны газаплауда гаепле саналган полиция хезмәткәрләре барлыгы 40 ел төрмәгә хөкем ителде


Илназ Пиркин мәхкәмәсе
Илназ Пиркин мәхкәмәсе

Хөкем ителгән полиция хезмәткәрләренең тоткарланучыларны кыйнавы һәм газаплавы ачыкланган.

Түбән Камада шәһәр мәхкәмәсе 18 майда Илназ Пиркин эше буенча җавапка тартылучы полиция хезмәткәрләренә хөкем карарын игълан итте. Алар 2017 елда 22 яшьлек Пиркинны газаплауларда һәм аны үз-үзенә кул салуга җиткерүдә гаепле дип табылды. Биш полиция хезмәткәренә барлыгы 40 ел төрмә җәзасы бирелгән. Бу турыда Илназ Пиркинның әнисе мәнфәгатьләрен яклаучы “Зона права” хокук яклау оешмасы хәбәр итте.

Оешкан җинаятьчелек белән көрәш бүлеге башлыгы Ринат Әхмәтшин 9 елга гомум тәртипле колониягә хөкем ителгән. Оперативниклар Гадел Рәхимов – 11 ел, Игорь Филинов — 7 ел 3 айны кырыс тәртипле колониядә уздырачак. Оперативник Михаил Логачев 8 елга гомум тәртипле колониягә озатыла. Оперативник Наил Миндубаев 6 ел 3 айга кырыс шартлы колониягә хөкем ителгән.

Аларның барысы да көч кулланып вазифаларын арттыруда, кешене янаулар белән үз-үзен үтерүгә җиткерүдә һәм ришвәт алуда гаепле дип табылган.

Алтынчы гаепләнүче – Илнар Гарипов качкан һәм федераль эзләүгә игълан ителгән. Аның эше аерым карала.

Түбән Кама егете Пиркин 2017 елның 19 октябрендә үз-үзенә кул салды. Аңа кадәр егет бер тәүлек полиция бүлегендә булган. Тәртип саклаучылар Пиркин Николай Удиряковның машинасыннан магнитола урлаган дип шикләнгән.

Үз-үзенә кул салыр алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәрә. Анда ул полиция бүлегендә җәзалауларга дучар булуы турында сөйли. Егет сүзләренчә, урлауны тануны таләп итеп, аны өч хезмәткәр кыйнаган. Пиркин магнитоланы чынлап та урлавын, ләкин соңрак Удиряковка аны кире кайтаруын әйтә.

Тикшерү һәм мәхкәмә фикеренчә, оперативниклар Пиркинны кыйнап ташлаган һәм үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергән. Ә аларның башлыгы Ринат Әхмәтшин Николай Удиряковны һәм аның дусты Владимир Тимофеевны кыйнаган, һәм алардан Пиркинның үз-үзенә кул салуы өчен гаепне үз өсләренә алуларын таләп иткән.

Мәхкәмә Ринат Әхмәтшинның бүтән җинаятьләре турында да хәбәр иткән. 2016 елның ноябрендә ул оперативник Михаил Логачев һәм стажер Илнар Гарипов белән берлектә Илдар Камалиевны үзе кылмаган җинаятьтә гаебен тануны таләп иткәннәр. Алар Камалиевка барлыгы 20 дән артык тапкыр суккан, шул исәптән башына һәм бөерләренә сукканнар. Камалиевның башына пакет кигезеп, суларга бирмәгәннәр. Әхмәтшин Камалиевка янап, аңа һәм туганнарына “проблемнар” тудырырга вәгъдә иткән, үтерү белән янаган, аннары аның авызын чүпрәк белән томаларга кушкан диелә.

Полиция хезмәткәрләрен 2017 елда тоткарладылар. Мәхкәмә аларның эшен 2019 елның мартыннан карый башлады.

XS
SM
MD
LG