Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Ураза гаете онлайн узачак


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

Ураза бәйрәмен ТНВ каналы, мөфтиятнең рәсми сәхифәсе, Хозур ТВның Youtube каналы күрсәтәчәк.

24 майда Ураза гаете бәйрәме Live форматында узачак. Бүген Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарга шундый мөрәҗәть белән чыкты. Белдерү тексты мөфтият сәхифәсендә эленгән. Әлеге мөрәҗәгать мөхтәсибләргә аерым җиткерелгән.

"Татарстан диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен "ТНВ" телеканалы, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм "Хозур ТВ"ның YouTube-каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак", диелә Камил Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Татарстан мөфтие халыкны мәчетләргә бармаска һәм сабыр итәргә чакыра.

"Шунысы билгеле: бәйрәм намазын үтәү – ваҗиб, ә гомерне саклап калу – фарыз гамәл. Мәчетләр куркыныч авыруны тарату урыны булырга тиеш түгел. Кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк, чөнки Коръән-Кәримдә: "Үз кулларыгыз белән (үзегезне) һәлакәткә ташламагыз" дип әйтелә", диелә мөфти мөрәҗәгатендә.

Татарстанның аерым мәчетләре үзләре гаетне онлайн үтәкәрә алу-алмавы турында әйтелми.

Элегрәк Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да Idel.Реалиига быел мәчетләрдә элекке кебек бәйрәм намазы, төрле чаралар оештырып булмавын әйтте.

Моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин мөселманнарны Уразаны өйләрендә бәйрәм итүләрен сораган иде. Соңрак Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин да мөселманнарны өйдә генә бәйрәм итәргә чакырды.

XS
SM
MD
LG