Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Азат Мифтаховны сак астында калдырды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Азатны дүртенче сентябрьгә кадәр сак астында калдыру карары үз көчендә кала.

Мәхкәмә МДУ аспиранты Азат Мифтаховны дүртенче сентябрьгә кадәр сак астында тоту турында карарга апелляцияне канәгатьләндермәгән. Бу турыда Азатка теләктәшлек белдерүчеләр Tеlеgram-каналында хәбәр ителә.

“Бүген Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Азатның кулга алынуы вакытын озайтуга каршы апелляцияне чираттагы тапкыр канәгатьләндермәде. Март ахырында ул 4 сентябргә кадәр озайтылган иде” диелә хәбәрдә.

18 майда Азат Мифтахов гаепләнүче булып барган эшләрнең берсе карала башларга тиеш иде. Бу “Бердәм Русия” бинасы тәрәзәсен вату турында җинаять эше. Әмма ул көнне мәхкәмә утырышы булмады, соңыннан аның 3 июньдә узарга ихтималы хәбәр ителде.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов сәяси нәфрәт нигезендә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Мифтаховны 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарладылар. Сак астында тоту вакытын берничә мәртәбә озайттылар.

Мифтахов үзенең гаепсез булуын белдерә һәм аңа карата җинаять эшенең ялганга нигезләнгән ди.

"Мемориал" хокук яклап үзәге Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG