Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан унынчы кеше үлүе хәбәр ителде


Үткән тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19 тагын 75 кешедә расланган. Соңгы тәүлектә Русиядә коронавирустан 150 кеше үлгән.

Татарстанда яңа вирустан үлүчеләрнең рәсми саны дистәгә тулды. 20 майда 1963 елгы казанлы үлгән. Ул югары температура һәм хәл китүгә зарланып, хастаханәгә салынган. 13 майдан бирле коронавирусның авыр формасы һәм үпкә ялкынсынуы диагнозы белән йогышлы чирләрне дәвалау Вакытлы һоспиталендә булган. Авыруның кайбер хроник чирләре дә булган диелә.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 75 кешедә коронавирус ачыкланган. 24 кеше хастаханәгә салынган, 51 кеше авыруны җиңелчә кичерә һәм өендә дәвалана.

22 майга Татарстанда яңа вирус йоктыруның барлыгы 2621 очрагы рәсмән теркәлгән, шулардан 1698 кеше савыккан. Узган тәүлектә 246 кешенең савыгуы турында хәбәр ителә.

Яңа очракларның күпчелеге Казанга (24) һәм Чаллыга (23) туры килә. Апаста алты, Түбән Кама районында җиде, Балык Бистәсендә дүрт, Яшел Үзән районында өч, Питрәч районында ике очрак теркәлгән. Әлмәт, Әтнә, Биектау, Лаеш, Саба, Тукай районнарында берешәр очрак дип хәбәр итә Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы.

Башкортстанда 22 майга барлыгы 2514 кешедә COVID-19 теркәлгән, узган тәүлектә тагын 90 кешедә вирус ачыкланган. Барлыгы 792 кеше савыккан. Үлем очраклары турында хәбәр ителми. Эпидемия башыннан республикада коронавирустан 18 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә 8894 кешедә COVID-19 табылган, 150 кеше үлгән. Барлыгы 326 448 кешедә коронавирус расланган, шулардан 99 825 кеше савыккан, 3249 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 22 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 621 (+75) 1 698 (+246) 8 (+0)
Башкортстан 2 514 (+90) 792 (+29) 18 (+0)
Русия326 448 (+8 894) 99 825 (+7 144) 3 249 (+150)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG