Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда COVID-19 белән авыр хәлдә ятучылар арта


Барлыгы 52 кеше авыр хәлдә, 11 кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган.

Башкортстанда коронавирус белән чирләп, авыр хәлдә ятучы пациентлар саны күбәя. Узган тәүлектә андыйлар саны алты кешегә арткан. Хәзер республика хастаханәләрендә коронавирус диагнозы белән 52 кеше авыр хәлдә, 11 кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган дип хәбәр итә республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы.

Министрлык саннарынча, республикада яңа вирус белән авыручылардан 694 кеше хастаханәләрдә дәвалана, 1102 кешедә авыруның җиңел формасы, алар өйләрендә дәваланалар.

Узган тәүлектә хастаханәләрдән 46 кеше савыгып чыккан. Барлыгы 948 кеше савыккан.

Тәүлек эчендә 52 кеше үпкә ялкынсынуы диагнозы белән хастаханәгә салынган. 32 кеше шушы диагноз белән хастаханәдән дәвалап чыгарылган.

27 майга Башкортстанда барлыгы 2942 кешедә коронавирус расланган, узган тәүлектә аларның саны 91гә арткан. Хәзер 2022 кеше яңа вирустан дәвалана, 902 кеше савыккан. Барлыгы 18 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 27 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 912 (+63) 2 092 (+133) 9 (+0)
Башкортстан 2 851 (+79) 884 (+2) 18 (+0)
Русия370 680 (+8 338) 142 208 (+11 079) 3 968 (+161)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG