Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джейн Эйр (Шарлотта Бронте)


Мы перевели и подготовили отрывок из известного произведения Шарлотты Бронте "Джейн Эйр". Прочитаем красивый и лиричный хэппи-энд. Текст адаптирован, к нему записано красивое аудио, прилагаем перевод ключевых слов и тест. Приятного прочтения!

Джейн Эйр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:21:10 0:00
йөкләү

Сент-Джонс хикәясен тагын дәвам итте.

– Егерме ел элек бер ярлы викарий, – исеме хәзер әһәмиятле түгел, – бай кешенең кызына гашыйк була. Хисләре җаваплы була, һәм кыз аңа кияүгә чыга. Шушы адымы өчен барлык туганнары да кыздан ваз кичә.

Ике елдан икесе дә дөнья куялар.

Аларның кызлары кала. Ятим бала әнисе ягыннан туганнарына эләгә, аны абыйсының хатыны Рид тәрбияли... Сискәнеп куйдыгызмы?.. Тавыш ишеттегезме? Амбарда күсе йөгерәдер. Ятимә мисс Ридта ун ел яши. Соңыннан ул кызны сез укыган Ловуд мәктәбенә җибәрә. Күрәсең, кыз анда яхшы карьера төзегәндер. Укучыдан укытучы булган. Нәкъ сезнең сыман. Сезнең һәм аның тарихында охшашлыклар күплеге мине гаҗәпсендерә. Әмма тиздән кыз училищены калдыра һәм гувернантка булып эшкә керә. Язмышларыгыз шуның белән дә охшаш. Мистер Рочестерның асрамага алган кызын тәрбияләргә керешә ул.

– Мистер Риверс! – дип бүлдердем мин Сент-Джонсны.

– Мистер Рочестерның шәхесе турында мин бер генә факт беләм: шул яшь кызга ул законлы никах тәкъдим итә. Тик алтарьдә генә аның, акылдан язган булса да, хатыны булуы билгеле була.

Бу вакыйгадан соң мистер Рочестерның гамәлләре нинди булганын беркем белми. Тик тиздән рәсми эзләнүләр башлана: гувернантканың юкка чыкканын игълан итәләр. Кая, ничек киткәне һичкемгә мәгълүм түгел. Торнфильдтан төнлә киткәнен генә беләләр.

Барлык газеталарда белдерүләр эленгән. Мин мистер Бриггстан хат алдым. Ул анда шушы хәлләр турында язган. Ә мин сезгә сөйләдем. Сәер хикәя, шулаймы?

– Миңа шуны гына әйтегез, – дидем мин, – сез хәзер барысын да беләсез, мистер Рочестерга ни булган?! Кайда ул хәзер һәм ниләр белән шөгыльләнә? Исән-саумы?

– Мистер Рочестер турында берни дә белмим. Хат авторы аның турында законсыз гамәл эшләүче кеше турында буларак кына әйтә. Сез гувернантканың исемен һәм аны ни өчен эзләүләре турында сорасагыз, урынлырак булыр иде.

– Димәк, Торнфильд-холлга беркем дә бармаганмы? Мистер Рочестерны беркем дә күрмәгәнме?

– Юктыр дип уйлыйм.

– Ә аңа яздылармы?

– Әлбәттә.

– Нәрсә дигән ул? Аның хатлары кемдә?

– Мистер Бриггс соравына җавап мистер Рочестердан түгел, ә Алиса Фэйрфакс исемле ханымнан алынган, диде.

Тәнемнән салкын йөгерде. Куркуларым юкка булмаган, ахры. Ул чарасызлыктан Англиядән киткән, ахры. Элек яшәгән урынына киткәндер. Нәрсә эзләгән ул анда? И, минем бичара хуҗам. Ирем була язган хуҗам! Еш кына "кадерлем Эдвард" дип дәшә идем мин аңа!..

Уйларымны: "Миңа хикәямне дәвам итәргә кирәк", – дип Сент-Джонс янә бүлдерде. Кесәсеннән язулар китабын чыгарды, ачты һәм нидер эзли башлады. Миннән урланган кәгазь кисәген күрдем. Сент-Джонс торды да борын төбемә шул кәгазьне сузды. Анда минем кулым белән "Джейн Эйр" дип язылган иде.

– Бриггс миңа Джэйн Эйр ди, – диде ул, – белдерүләр Джейн Эйр исемен атый; ә мин Джейн Эллиотны беләм. Дөресен әйтим, мин элек тә шикләндем. Тик кичә инандым. Бу сезнең исемегез икәнен раслыйсыз һәм тәһәллүсегездән баш тартасызмы?

– Әйе... Әйе... Тик мистер Бриггс кайда соң? Бәлки, ул мистер Рочестер турында күбрәк беләдер...

– Бриггс Лондонда, һәм аны мистер Рочестер кызыксындырмый. Тик сез юк нәрсәләр турында уйлыйсыз һәм мистер Бриггсның сезне ни өчен эзләве турында сорамыйсыз.

– Я, нәрсә кирәк аңа?

– Сезнең абыегыз, мистер Эйр, үлгән һәм сезгә бөтен байлыгын калдырган. Сез хәзер бай. Шуны әйтергә генә тели.

– Мин? Баймы?

– Әйе, әйе, бай – зур байлыкның варисы.

Тынлык урнашты.

– Башта шәхесегезне исбатларга кирәк. Мирасны алыр өчен кирәкле кәгазьләр Бриггста.

Гаҗәеп хәл бу, укучым, – бер мизгелдә ярлыдан бай булу! Шул ук вакытта "варис", "мирас" сүзләре "үлем", "җирләү" сүзләренә бәйләнә. Бердәнбер туганым үлгәнен белдем. Аның белән күрешергә дә өметләнгән идем... Тик шулай да күңелем бәйсезлек хисе белән тулды!

Мистер Сент-Джонс китәргә әзерләнде.

– Туктагыз! Сез миңа сөйләргә тиеш. Нигә мистер Бриггс болар турында сезгә язган?

– Мин бит рухани. Безгә еш кына шундый эшләрне ышанып тапшыралар.

– Юк, бу гына җитми! – дидем мин. Аның томанлы җавабы мине канәгатьләндермәде. – Бу бик сәер хәл.

– Башка вакытта.

– Юк! Бүген, бүген үк! – Мин аның һәм ишекнең арасына бастым.

– Сезгә бу турыда Диана һәм Мери сөйләсә яхшырак булыр.

Мин ризалашмадым. Мистер Сент-Джонс биреште.

– Безнең фамилияләребез бер икәнен белмисездер, бәлки? Тулы исемем Сент-Джон Эйр Риверс минем.

Кинәт барысы да үз урынына басты.

– Әниемнең исеме Эйр иде. Аның ике абыйсы: берсе – рухани, берсе – Джон Эйр, сәүдәгәр иде. Мистер Биггс абыебызның үлеме турында хәбәр итте. Әтием белән әрләшү сәбәпле, безгә мирас калдырмаганын белдек. Мирас иясен табар өчен, мин монда килдем.

Ул тагын китәргә җыенды. Тик мин ишеккә сөялдем.

– Әйтергә ирек бирегез, – дидем мин, – бер минут уйларга кирәк. – Мин башка дәшмәдем. Ул тыныч кына басып торды. Дәвам иттем:

– Әниегез минем әтинең сеңлесе идеме?

– Әйе.

– Димәк, минем апам...

Ул башын чайкады.

– Минем абыем Джон сезнең дә абыегыз булган? Сез, Диана һәм Мери – аның сеңлесенең балалары, ә мин – абыйсының кызы?

– Һичшиксез.

– Димәк, сез өчегез – минем туганнарым; без бер гаиләдән, каннарыбыз уртакмы?

– Әйе.

Димәк, мин абыем һәм апаларымны тапканмын? Нинди гаҗәеп ачыш! Менә бу байлык! Рухи байлык! Кыйммәтле саф хисләр хәзинәсе. Менә бу бүләк! Шатлыгымнан сикерә һәм кул чаба башладым.

– Мин шундый шат! Шундый шат! – дип кычкырдым мин.

Сент-Джон елмайды.

– Юк нәрсәләр турында уйлап, мөһим нәрсәләрне онытасыз сез, – диде ул. – Байлык турында белгәч, боек идегез. Ә хәзер кечкенә генә бер нәрсә өчен дә дулкынландыгыз.

– Кечкенә бер нәрсә! Сезнең өчен кечкенәдер: сезнең сеңелләрегез бар, тагын берәү нигә сезгә? Ә минем бер туганым да юк иде. Кинәт өчәү табылды. Мин моңа бик шат.

Мин тиз-тиз атлап бүлмә буйлап йөрдем. Без хәзер дүртәү түгелме? Егерме мең фунтны дүрткә бүлсәң, һәркемгә бишәр мең фунт чыга. Бу бик гадел булачак. Мин акча гына түгел, яшәү, өмет, шатлык варисы булдым.

– Иртәгә үк Диана һәм Мерига языгыз, – дидем мин, – тиз арада кире кайтсыннар. Бер мең фунтлары булып үзләрен бай дип саныйлар иде. Димәк, биш мең фунт аларга җитәчәк. Егерме мең фунтка минем генә хакым юк. Бу сезнең дә акчагыз.

– Ашыкмагыз, тынычланыгыз, – диде Сент–Джон. – Сезгә уйларга вакыт кирәк.

– Юк, кирәкми. Мин намуссыз эгоист түгел. Гомерлек дусларымны табу минем өчен кыйммәтрәк.

Слова и выражения

  • ваз кичә – отрекаются
  • дөнья куялар – умирают
  • әнисе ягыннан туганнарына – родственники со стороны матери
  • Сискәнеп куйдыгызмы?.. – Вздрогнули?..
  • асрамага алган кызын – девушка, взятая на воспитание/служанка
  • бүлдердем – прервала
  • гамәлләре нинди булганын – каковы были действия
  • рәсми эзләнүләр башлана – начинаются официальные поиски
  • һичкемгә мәгълүм түгел – никому неизвестно
  • белдерүләр эленгән – размещены объявления
  • законсыз гамәл эшләүче кеше турында буларак – как о человеке, совершившем беззаконный поступок
  • урынлырак булыр иде – было бы уместнее
  • ирем була язган хуҗам – хозяин, чуть не ставший моим мужем
  • исемегез икәнен раслыйсыз – подтверждаете ваше имя
  • тәһәллүсегездән баш тартасызмы – отрекаетесь ли от псевдонима
  • юк нәрсәләр – чепуха, глупости
  • шәхесегезне исбатларга – подтвердить вашу личность
  • варис – наследник
  • мирас – наследство
  • җирләү – похороны
  • күңелем бәйсезлек хисе белән тулды – душа наполнилась чувством независимости
  • рухани – духовник
  • ышанып тапшыралар – доверяют
  • әрләшү сәбәпле – по причине ссоры

<…>

– Күңелегез нәрсәгә омтылганын беләм мин, – диде Сент-Джон. Сезнең хисегез законсыз һәм гөнаһлы! Исегезгә төшерергә дә оят түгелмени? Сез мистер Рочестер турында уйлыйсыз. Шулаймы?

Бу хак иде. Моны дәшмәвем белән дәлилләдем.

– Сез мистер Рочестерны эзләп табарга җыенасызмы?

– Аңа нәрсә булганын мин белергә тиеш.

– Алайса, – диде ул, – сезне догадан калдырмаска гына кала.

Ул капканы ачты, бакчага чыкты һәм күз алдыннан югалды...

Мурхауздан көндезге өчтә кузгалдым. Юлым Торнфильдка илтә иде. Үземне туган оясына кайтучы күгәрчен итеп хис иттем мин.

"Ул хәзер бакчасында йөридер. Мизгелгә генә күрергә иде! Аңа ташланырлык юләр түгелдер бит мин? Белмим. Ә ташлансам? Начар түгел! Җинаять түгел лә бу!"

Мин мәһабәт бина күрергә әзерләндем, ә каршымда төссез хәрабәләр иде.

Якты тәрәзәләр, террассада аяк тавышлары, алан – болар берсе дә юк иделәр. Түбә, диварлар – барысы да җимерелгән.

Хәрабәләр өстендә кешесез чүл, үлем тынлыгы иде. Ут һәм төтеннән каралган ташлар йортның язмышы турында сөйлиләр иде. Аны янгын җимергән. Бу янгын ничек чыккан соң? Кемнең дә булса язмышы да хәрәп булганмы икән? Булса, кемнеке? Куркыныч сорау.

Мин кунакханәдә тукталдым. Бердәнбер теләгем – кунакханә хуҗасыннан мәгълүмат белү иде.

– Сез Торнфильдны яхшы беләсездер?

– Мин анда эшләдем. Мәрхүм мистер Рочестерның сарай хезмәтчесе идем.

"Мәрхүм"! Курыкканым чын, ахры.

– Мәрхүмме? Үлдемени ул?

– Хәзерге хуҗа мистер Эдвардсның әтисе турында әйтүем, – диде ул.

Мин тагын сулыш ала алдым. Мистер Эдвард исән дигәнне аңлата иде бу.

– Ә мистер Рочестер хәзер Торнфильдта яшиме? – дип сорадым мин.

– Юк, туташ, юк! Анда беркем дә яшәми. Үткән җәйнең төнендә Торнфильд-холл янып бетте! Бик куркыныч иде.

– Төнләме? Ә янгынның сәбәбе билгелеме? – дип сорадым мин.

– Ул йортта акылдан язган бер хатын бар иде. Аны саклап тоталар иде. Кайберәүләр аның барлыгына да ышанмый иделәр. Тик бер ел элек сәер, бик сәер вакыйга булды. Мистер Рочестер бер кызга гашыйк булган. Хуҗага кырыкка якын булган, ә кызга әле егерме дә тулмаган.

– Бу турыда соңыннан сөйләрсез, әфәндем. Янгын ничек чыккан соң?

– Әйткәнемчә, ул йортта акылдан язган хатын бар иде. Төннәрен ул сакчысының ачкычларын урлый торган булган. Шул төнне бүлмәдән чыккан һәм башта челтәрләргә ут төрткән, аннары гувернантканың караватын ягарга теләгән. Тик анда беркем йокламаган. Кыз шул төндә качкан икән. Шуннан бирле мистер Рочестер башка йортка күченде. Кайгыдан бик сулган, диләр.

– Ничек? Мистер Рочестер Англиядән китмәгәнмени?

– Англиядән киткәнме? Сез нәрсә! Юк!

– Димәк, янгын булган көнне мистер Рочестер өйдә булганмы?

– Әлбәттә! Ул йоклаган хезмәтчеләрен уяткан, аларга чыгарга ярдәм иткән. Аннары юләр хатынын коткарырга кире кергән. Ә ул ханым югары каттан аска сикергән.

– Үлгәнме?

– Үлгән.

– Я Ходам!

– Әйе, туташ, куркыныч күренеш иде. – Бичара мистер Эдвард! Кайберәүләр кайгысын гадел диләр. Хатыны була торып башкага өйләнүне гөнаһ диләр. Әмма мин аны кызганым. Үлсә яхшырак булыр иде.

– Нишләп алай дисез?

– Ул сукыр. Безнең мистер Эдвард бөтенләй сукыр. Башкаларны коткарганда, өстенә дивар ишелгән аның.

– Ә хәзер ул кайда яши?

– Френдинада. Анда аның сарае бар. Моннан утыз миляда. Ташландык урын.

– Янында кем бар?

– Карт Джон һәм аның хатыны.

***

Френдинага мин төнлә килдем. Бу чыннан да ташландык урын иде. Монда чыннан да яшиләр микәнни?

Тар ишек ачылды. Бусагада нәзек гәүдә күренде. Бу минем хуҗам – Эдвард Фэйрфакс Рочестер иде.

Каршысына ташланудан чак тыелдым.

Гәүдәсе һаман да төз, чәчләре кара иде.

Сукыр килеш ул мине куркыткандыр дип уйлыйсыңдыр, бәлки, укучым? Түгел. Ул маңгайны һәм иреннәрне тиздән үбә алуым мине сөендерде.

Ул баскычтан төште һәм әкрен генә бакчага чыкты. Аннары янына Джон чыкты. Алар бераз басып тордылар һәм кире өйгә керделәр. Эдвард мине күрмәде.

Мин ишек кактым. Аны Джонның хатыны ачты.

– Исәнмесез, Мери, – дидем мин.

Ул, өрәк күргәндәй, тын калды. Мин аңа бөтен тарихымны сөйләдем.

– Хуҗаны күрергә теләгәннәрен әйтегез. Исемемне генә әйтмәгез.

Бераздан Мери чыкты.

– Сезнең кемлегегезне һәм нигә килгәнегезне белергә тели, – диде.

Мин Мериның кулыннан подносны алдым. Мистер Родчестер шәмнәр һәм су китерергә сораган. Аларны үзем бирергә булдым.

Кулларым калтырый иде. Стакандагы су түгелде. Мин ишектән кердем.

– Су бирегез миңа, Мери, – диде ул.

Янына килдем. Артымнан Пилот кушаматлы этләре дә барды.

– Нәрсә булды? – диде мистер Эдвард.

Ул суны эчте дә стаканны өстәлгә куйды.

– Бу сез бит, Мери? Шулаймы?

– Мери аш бүлмәсендә, – дидем мин.

Ул миңа кулын сузды.

– Кем бу? Кем бу? – дип кабатлады ул. – Җавап бирегез! Әйтегез! – дип әмер бирде.

– Тагын су теләмисезме, сэр? Мин яртысын түктем, – дидем мин.

– Кем бу? Нәрсә бу? Кем сөйли?

– Пилот таныды мине. Джон һәм Мери беләләр. Мин бүген генә килдем.

– Бөек Алла! Хисләрем чуала! Нинди татлы акылсызлык!

– Бернинди чуалу һәм акылсызлык юк, сэр.

– Сөйләүче үзе кайда соң? О! Мин сезне күрә алмыйм, әмма сезгә кагылырга тиешмен. Югыйсә йөрәгем туктаячак.

Мин аның кулларын кыстым.

– Бу аның бармаклары! – дип кычкырды ул. Аның кечкенә, назлы бармаклары! Димәк, ул үзе дә монда!

Ул мине кочаклады.

– Бу Джейнмы? Кем бу? Аның гәүдәсе, аның буе...

– Һәм аның тавышы, – дип өстәдем мин. – Ул монда. Йөрәге дә сезнең белән. Янәшәгездә булуыма мин бик шат.

– Джейн Эйр!.. Джейн Эйр!!! – дип кабатлады ул.

– Әйе, кадерле хуҗам, мин Джейн Эйр. Мин сезне таптым, мин сезгә кайттым.

– Минем сөеклем янымда! Тере! Бу, әлбәттә, аның гәүдәсе! Бу төш. Күпме тапкыр мин бу очрашуны төшемдә күрдем.

– Мин сезне беркайчан да калдырмам, сэр.

Мин иреннәрем белән аның сүрелгән күзләренә кагылдым.

– Бу сезме? Чынмы бу, Джейн? Димәк, сез миңа кайттыгыз?

– Кайттым! Әгәр сезнең белән яшәргә рөхсәт бирмәсәгез, мин якында йорт салам. Кайчан телисез, шул вакытта килә алачаксыз.

– Сез минем белән калачаксызмы?

– Әлбәттә. Әгәр сез каршы килмәсәгез. Сезнең күршегез, тәрбиячегез, хезмәтчегез булырмын. Ялгыз икәнегезне күрәм. Сезгә укырмын, яныгызда утырырмын, сезгә хезмәт итәрмен, күз-колагыгыз булырмын. Күңелсезләнмәгез, кадерле хуҗам, мин исән булганда, ялгыз калмассыз.

Ул җавап бирмәде. Ниндидер тирән ерак уйларга баткан иде. Озак шулай басып торды, аннары:

– Юк, юк, Джейн, китмәгез! Юк! Мин сезгә кагылдым, сезне ишеттем. Бу шатлыктан баш тарта алмам. Сез янәшәмдә булырга тиешсез. Әмма минем сезгә карата ата хисләре генә булырга тиешме? Сез шулай уйлыйсыздыр? Я, әйтегезче!

– Ничек телисез, шулай уйлармын, сэр. Теләсәгез, тәрбиячегез генә булырмын.

– Тик сез гомер буе минем тәрбиячем була алмыйсыз, Джейн; сез яшь, сез кияүгә чыгарга теләрсез.

– Мин кияүгә чыгарга теләмим.

– Сез теләргә тиеш, Джейн. Аһ, мин, сукыр бүкән!

Минем күңелемдә җиңеләйде. Тарак алып, чәчләрен тарадым.

Эдвард озак дәшмәде. Аннары кесәсеннән кулын чыгарды. Кулның бармаклары юк иделәр.

– Сез минем кыяфәтемнән җирәнерсез дип уйлаган идем.

– Сез уйладыгызмы? Онытыгыз бу уегызны. Бу каминны чистартырга кирәк. Сез ут яктысын күрәсезме?

– Әйе, уң күзем кызыл тап күрә.

– Ә шәмнәрне?

– Томанлы гына.

– Ә мине күрәсезме?

– Күрмим, фәрештәм. Ишетүемә дә бик бәхетлемен.

Мери кичке аш әзерләде. Барыбыз да утырып ашадык. Минем кәефем бик күтәренке иде.

Ашаганда ул миннән тормышым турында, кайларда булганлыгым турында сорашты. Һәм өйләнергә теләве турында әйтте.

– Чынмы, сэр?

– Әйе. Бу сезнең өчен яңалыкмы?

– Әлбәттә. Сез бу турыда берни әйтмәдегез.

– Бу хәбәр сезгә ошамыймы?

– Кемне сайлавыгызга карап, сэр.

– Сез минем өчен сайлаячаксыз, Джейн. Мин сезнең карарны тыңлаячакмын.

– Алайса, сэр, сезне иң күп яраткан кешене сайлагыз.

– Алайса, үзем иң күп яратканын сайлармын. Джейн, сез миңа кияүгә чыгарсызмы?

– Әйе, сэр.

– Бичара сукыргамы? Сезгә мине гомер буе кулымнан тотып йөртергә кирәк булачак.

– Әйе, сэр.

– Үзегездән егерме яшькә олырак гарипкәме?

– Әйе, сэр.

– Чынмы, Джейн?

– Чын, сэр.

– И минем сөеклем! Аллаһ синнән риза булсын!

– Сезнең хатыныгыз булу – минем өчен җирдәге иң зур бәхет!

– Чөнки син корбан итүдә бәхет табасың.

– Корбан итүдә? Нәрсәне корбан итәм мин? Ризык өчен ачлыкнымы, теләк чынга ашу өчен сабырлыкнымы? Яраткан кешемә сарылу мөмкинлеге – корбан китерүме? Әгәр шулай икән, әйе, корбан китерүдә бәхет табам.

– Мин Джейнны яратам. Ә ул мине яратамы икән?

– Яратам, сэр.

– Димәк, көтәсе юк. Тиз арада никахлашырга кирәк.

Ул дәртләнеп сөйләде.

Без аерылгысыз булырга тиеш, Джейн. Кичектермәскә кирәк. Хәзер матур киемнәр дә, кыйммәтле әйберләр дә кирәкми, – боларның берсенең дә бәһасе юк.

– Аллаһка кыямәт көннәрендә мәрхәмәт күрсәткәненә рәхмәтлемен. Гафу итүчене дөрес тормыш алып барырлык көч бирүен сорыйм.

***

Укучым, мин аның хатыны булдым. Бу тыныч туй иде. Ул, мин һәм рухани гына бар иделәр. Кайткач, мин аш бүлмәсенә кердем һәм:

– Мери, без бүген мистер Рочестер белән никахлаштык. – дидем.

– Шулай булачагын Мерига әйткән идем мин,– диде Джон. – Бәхетле булыгыз.

Мин Мурхаузга һәм Сент-Джон укыган Кембриджка яздым. Туганнарым да минем өчен бик сөенделәр.

Хикәям азагына якынлаша, укучым. Тормышым турында бер генә сүз әйтәм дә тәмамлыйм.

Мин инде ун ел кияүдә. Яраткан кешең белән бергә булу бәхетенең ни икәнен беләм. Үземне бик бәхетле дип саныйм. Ирем белән бер-беребез хакына яшибез. Мин аңа ышанам, ул – миңа.

Никахыбызның беренче ике елында мистер Рочестер сукыр иде. Бу безне тагын да якынрак итте. Ул табигатьне минем күзләр аша күрә иде. Кырлар, агачлар, шәһәрләр, елгалар, болытлар һәм кояш нурларын тасвирлаудан туймый идем мин. Китап укып туймый идем. Ул кая теләсә, шунда барудан туймый идем. Аны кайгыртуым миңа ихлас шатлык китергәнен аңлый иде ул.

Бер иртәдә, икенче елның азагында, ул яныма килде:

– Джейн, – диде ул, – синең муеныңда ниндидер муенса ялтырый түгелме?

Бу алтын муенса иде.

– Әйе.

– Өстеңдә зәңгәрсу күлмәкме?

Бу чыннан да шулай иде. Аның күзендәге караңгы элпә үтә күренмәле була башлаган.

Без Лондонның атаклы күз табибына мөрәҗәгать иттек. Һәм мистер Рочестер бераздан шул күзе белән күрә башлады. Хәзер дә ул озак укый һәм яза алмый. Тик ярдәмсез йөри ала. Тезләренә беренче баласын куйгач, ул аның күзләре үзенекенә охшаганлыгын күрде. Аллаһ аңа тагын бер мәрхәмәт күрсәткәнен аңлады.

Слова и выражения

  • Моны дәшмәвем белән дәлилләдем.Я подтвердила это молчанием.
  • догадан калдырмаска – не оставлять в молитвах
  • туган оясына кайтучы күгәрчен – возвращающийся в родное гнездо голубь
  • мәһабәт бина – величественное здание
  • төссез хәрабәләр – сумрачные развалины
  • кешесез чүл – безлюдная пустыня
  • сарай хезмәтчесе – дворецкий
  • Курыкканым чын, ахры. – Видимо, правда то, чего боялась.
  • ут төрткән – подожгла
  • хатыны була торып – будучи женат
  • акылсызлык – безумие
  • кыяфәтемнән җирәнерсез – будет противно от моей внешности
  • фәрештәммой ангел
  • корбан итүдә бәхет табасың – находишь счастье в принесении жертвы
  • бер аерылгысыз булырга тиеш – должны быть неразлучны
  • бәһасе юк – цены нет
  • кыямәт көннәрендә – в судный день
  • элпә – плёнка
  • мөрәҗәгать иттек – обратились

*****

Ну и как вам, понравилось? Надеемся, что текст читался легко :) Вам также может понравится:

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Джейн Эйр

Тест: Джейн Эйр

Сынау

Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG