Русиядә 24 июнь көнне Җиңү парадлары уза. Коронавирус пандемиясе сәбәпле ул 9 майда уздырылмый калган иде. Президент Владимир Путин парад кайчан да булса барыбер үткәреләчәк дип вәгъдә итте. Шулай итеп ул 24 июньгә күчерелде. Бу көнне 75 ел элек Иосиф Сталин фәрманы белән беренче Җиңү парады узган.
Быелгы парад коронавирус шартларында узды. Мәскәүдә бәйрәмдә катнашырга тиешле 80ләп сугыш ветераннары Путин белән күрешер алдыннан шифаханәдә ике атналык карантинда тотылды. Путин сүзчесе Дмитрий Песков белдерүенчә, бу ветераннарның сәламәтлеген кайгырту максатыннан оештырылган.
Русиядә яңа вирус әлегә бик чигенми. Көн саен 7 мең тирәсе кешедә COVID-19 рәсми ачыклана, йөзләп кеше үлә. Шул сәбәпле илдә 17 төбәк, шул исәптән Башкортстан да парад уздырудан баш тартты. Казан исә уздырырга карар итте. Ул да тамашачыларсыз гына үтте.
Экспертлар Җиңү парадын Кремльнең сәяси адымы дип саный, мактанырлык башка әйбер булмагач, 75 ел элек булган вакыйганы искә төшереп, "ура-патриотлык" хисе уятырга тырышу дип фикер йөртә.
Журналист Искәндәр Сираҗи мондый парадлардан инде күптән баш тартырга кирәк дип сөйләде Азатлыкка.
"Ул парадлардан әкренләп баш тарта башлау чорына да җиткәнбездер. Кем алдында мактанабыз? Дөнья тарихында бик күп җиңүләр һәм җиңелүләр, зур сугышлар булган. Әмма ул сугышларда җиңүләрне бер илдә дә бәйрәм итмиләр. Алар тарихта бер сәхифә булып кына кала.
Ул парадлардан әкренләп баш тарта башлау чорына да җиткәнбездер
Совет берлегендә дә бит беренче елларны Җиңү бәйрәмен уздыру булмый. Әкренләп ул зур бәйрәмгә әйләнә. Чөнки бу — сәяси идеология. Бу корал идеологиясе, җиңү идеологиясе. Халыкны үзенең көчле, җиңелмәс булуына ышандырып, башка проблемнарын оныттырып торуга юнәлгән сәясәт. Ул чорда бу сәяси адым буларак кирәк булгандыр, кешеләргә үзләренең ач-ялангач булуларын оныттыру өчен. Әмма бүгенге көндә кирәкми. Безгә башка әйберләр белән мактанырга кирәк: гадел мәхкәмәләр, бөтен халыкларның да хокукларын яклый торган яхшы Конституция, байлык, американнар, һичьюгы французлар, итальяннарныкы белән тигез хезмәт хаклары. Дөнья байлыгының яртысын үзеңдә саклаган хәлдә халыкның мул яшәве белән түгел, корал белән мактану — җинаять", диде Сираҗи.
Кайбер төбәкләрдә парадның уздырылмавына, ә Казанда оештырылуына карата журналист "үз сәяси сәбәпләре бардыр" дип фаразлый.
"Мин "ура-патриотлыкка" каршы, ә ватанәпәрвәрлеккә каршы түгел, мин үзем дә Татарстан патриоты. Беренчедән, Татарстанда саклану өлкәсенә караган корылмалар күп. Республика хакимияте бу карарны кабул иткән, димәк, аның сәяси яки Татарстан өчен кирәкләре фаллары бар дип уйларга тырышам. Ә тулаем алганда ул парад кирәк түгел иде", дигән фикердә Искәндәр Сираҗи.
АКШ аналитигы, Русия белгече Пол Гобл Конституция үзгәрешләренә тавыш бирү алдыннан парад уздырып, Путин үзен хуплау көтә дип фаразлый.
"Пандемия чорында парад уздыруны акларга ярамый. Чара вирус йоктыру чыганагы булырга, авыруларның һәм үлүчеләрнең санын арттырырга мөмкин. Русиядә моны аңлаучылар бар, төбәкләрнең яртысыннан күбе парадны кичектерде яки аны тамашачысыз уздыра.
Путинның күпчелек русияләрне берләштерә алырлык темасы калмады
Ни өчен Путинга бу парад мөһим соң? Бер яктан, Путинның күпчелек русияләрне берләштерә алырлык темасы калмады. Башка барлык темалар да җәмгыятьне бүлә генә. Икенче яктан, ул парад Русия Конституциясенә үзгәрешләргә тавыш бирүдә хуплау һәм теләктәшлеккә өметләнә", диде ул Азатлыкка.
Мәскәүнең Карнеги үзәге эксперты, журналист Мария Липман Путин Җиңү парадын күчерү карарын авыр кабул итте дип саный.
"Җиңү көне иң зур бәйрәм булган илдә парад бик мөһим әйбер. Ул Җиңү көнендә уза алмады, Путинга әлеге карарны кабул итү бик авыр булды. Ул парад бөтенләй булмаячак димәде, күчерелә диде. Димәк, парад кайчан да булса булырга тиеш иде. Җиңү парады — төп телевизион вакыйгаларның берсе, аның бик зур аудиториясе бар. Әмма парад халыкның кәефләрен бераз күтәрсә дә, бу озакка бармаячак: кешеләр үз проблемнарында, эшсезлекккә һәм икътисади авырлыкларга кире кайтачак. Бу авырлыклар тирәнәя генә барачак", ди Липман.