Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коралина – на татарском (Нил Гейман)


Постер из мультфильма "Коралина в стране кошмаров", Laika Entertainment studio
Постер из мультфильма "Коралина в стране кошмаров", Laika Entertainment studio

Читаем современную мировую литературу – на татарском. Сегодня мы перевели для вас сказку Нила Геймана "Коралина". Это история о девочке, которая обнаруживает за дверью нового дома другой мир, с другими мамой и папой. Аудио, перевод ключевых фраз и тест прилагается к сокращенному тексту.

Коралина
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:13:41 0:00
йөкләү

Коралинаның гаиләсе яңа зур йортка күчте.

Күршедә Мисс Спинк һәм Мисс Форсибл яшиләр иде. Ике кечкенә әби беренче катта, нәкъ Коралинаның фатиры астында яшиләр.

Коралиналар өстендә, түбә астында, бик зур мыеклы сәер карт яши иде. Ул Коралинага цирк өчен тычканнар әзерләве турында әйтте. Тик Коралина тычканнар циркы булуына ышанмады. Карт моны уйлап чыгарган дип уйлады.

Коралинага күршеләр «Каролина» дип дәшәләр иде. Бу кызга бер дә ошамый иде.

Беренче көнне үк Коралина бакчаны күзәтә башлады. Ул бик зур иде. Монда гөлчәчәк куаклары, пәри гөмбәләре үсәләр иде, шулай ук монда кое, теннис өстәле бар иде.

Бакчада йөргәндә ул керпе, елан тиресе, бакага охшаган таш һәм ташка охшаган бака тапты.

Шулай ук аның каршысына кара мәче чыкты. Ул әле диварда, әле бүкәндә утырып, аның артыннан күзәтә иде. Янына килгәндә мәче горур гына китеп бара иде.

Беренче ике атна кыз бакчаны күзәтте. Әнисе аны төшке һәм кичке ашка гына чакырды. Әмма бер көнне яңгыр китте. Коралинага өйдә калырга туры килде.

– Нәрсә белән шөгыльләним икән? – дип сорады Коралина.

– Укы, – диде әнисе. – Видео кара. Уйна. Миссис Спинк һәм Миссис Форсибл янына бар, яисә карт янына.

– Юк, – диде Коралина. – Боларны эшләргә теләмим. Тикшеренүләремне дәвам итәргә телим.

– Ни теләсәң шуны эшлә, – дип җавап бирде әнисе.

Коралина кассеталардагы барлык фильмнарны карады, бөтен уенчыклары белән уйнады һәм бөтен китапларын укыды.

Аннары ул әтисе белән сөйләшергә булды.

Коралинаның әнисе һәм әтисе компьютерларда эшлиләр. Һәрберсенең үз кабинеты бар.

Коралина әтисе янына керде. Ул башын да бормады һәм:

– Сәлам, Коралина, – дип кенә әйтте.

– Беләсеңме, урамда яңгыр сибәли. Урамга чыксам ярыймы?

– Әниең нәрсә ди?

– «Мондый яңгырда урамга чыкмыйсың, Коралина Джонс», – диде.

– Алайса юк.

– Минем нәрсәне дә булса тикшерәсем килә.

– Фатирны тикшер, – диде әтисе. – Менә сиңа кәгазь һәм карандаш. Бөтен ишек һәм тәрәзәләрне сана. Зәңгәрсу төстәге барлык предметларны яз. Ә миңа тыныч кына эшләргә бир.

Коралина фатирны тикшерергә китте.

  • Бөтен зәңгәрсү предмтларны санады – йөз илле өч.
  • Тәрәзәләрне санады – егерме бер.
  • Аннары ишекләрне – ундүрт.
  • Унөч ишек берничек тә аерылмый, ачыла һәм ябыла иде. Ә ундүртенчесе, иң зур, көрән ишек бикле иде.

Ул әнисеннән сорады:

– Бу ишек артында нәрсә бар?

– Берни дә юк.

– Нәрсәдер булырга тиеш.

Әнисе аш бүлмәсеннән ачкычлар алып килде һәм берсе белән ишекне ачты. Әни хаклы иде. Ишек артында кирпеч дивар гына бар иде.

Ул ишекне япты һәм ачкычларны урынына куйды.

– Син аны бикләмәдең, – диде Коралина әнисенә.

– Нәрсәгә бикләргә? Анда берни дә юк бит.

Бу төнне Коралина йокламады. Кайдадыр: «Т-т-т-т-т-т…», «Кри-и-и-и-и-а-а-а-а-ак…», – дигән тавышлар ишетелә иде.

Бераздан кемдер җыр сузды:

– Күп без монда, кара син, (Много здесь нас, посмотри)
Без бик күп һәм кечкенә (Много нас, и мы малы)
Синең үскәнеңне күзәтәбез, (Смотрим мы, как ты растешь)
Син үлгәч тә монда булачакбыз. (Будем здесь, когда умрешь)

II

Икенче көнне томанлы иде. Коралина тагын бакчага чыкты. Урамда бернәрсә диярлек күренми иде.

Кызга югары фатирда яшәүче карт кычкырды:

– Ау! Каролина!

– Исәнмесез! – дип җавап бирде Коралина.

– Тычканнарга томан ошамый, – диде ул. – Аның аркасында аларның мыеклары шәлперәя.

Карт Коралинага якынрак килде дә болай дип пышылдады:

– Тычканнар сиңа бер сүз әйтергә куштылар. Менә аларның сүзләре: «Ишектән кермә». Моның нәрсә аңлатканын беләсеңме?

– Белмим, – диде Коралина.

Карт берни әйтмәде һәм кире фатирына менеп китте.

Коралина өйгә кайтты. Әнисе кабинетта эшли иде.

– Нишләргә икән миңа? – дип сорады Коралина.

– Уку кайчан башлана?

– Киләсе атнада.

–- Ә-ә-ә... – дип уйчан итеп сузды әнисе. – Мәктәп формасы алырга кирәк. Исемә төшерерсең. Югыйсә мин онытам. – Ул тагын эшли башлады.

Коралина тагын теге ишекне ачарга теләде. Әмма ул бикле иде. Әнисе бикләгәндер аны. Кыз әтисе янына керде.

Ул да эшли иде. Кыз кергәч ул башын да бормады.

– Вактым юк, – диде ул.

–- Ә миңа күңелсез.

– Чечётка биергә өйрән.

– Нигә син минем белән уйнамыйсың?

– Вакытым юк, эшлим.

Коралина тагын урамга чыкты һәм мисс Спинк һәм мисс Форсибл янына китте.

Коралинага чәй һәм печенье бирделәр.

– Телисеңме, мин сиңа чәй яфракларында багам? – дип сорады мисс Спинк. – Аларга карап мин синең киләчәгеңне әйтә алам.

Мисс Спинк чокырга карады һәм бераздан:

– Беләсеңме, Каролина, сиңа зур куркыныч яный, – диде.

– Нишләргә инде миңа хәзер? – дип сорады Коралина.

– Бик-бик игътибарлы бул, – диде мис Форсибл.

Ул торды да камин янына килде. Банкадан тишекле таш бирде. «Начар хәл булса. Ташлар кайвакыт ярдәм итәләр», - диде ул һәм ташны кызга бирде.

Коралина әбиләр белән саубуллашты һәм урамга чыкты. Томан аркасында йорт та күренми иде. Кызның кулында таш ялтырый. Куркыныч? Нинди куркыныч көтә аны?

Слова и выражения

  • беренче катта – на первом этаже
  • гөлчәчәк куаклары – кусты роз
  • пәри гөмбәләре – поганки
  • кое – колодец
  • бакага охшаган таш – камень, похожий на лягушку
  • әле бүкәндә утырып – то сидя на пне
  • аның артыннан күзәтә иде – следил за ней
  • тикшеренүләремне дәвам итәргә телим – хочу продолжить свои исследования
  • яңгыр сибәли – моросит
  • зәңгәрсу төстәге – голубого цвета
  • мыеклары шәлперәя – усики опускаются
  • чәй яфракларында багам – погадаю на чаинках
  • сиңа зур куркыныч яный – тебе угрожает большая опасность

III

Икенче көнне Коралинаның әнисе кибеткә китте. Кыз ачкычны алды һәм ишекне ачты. Кирпеч дивар юк иде. Коралинага бик кызык булды, һәм ул ишектән керде.

Караңгы озын коридорга керде ул. Монда барысы да таныш иде. Обоилар, дивардагы рәсем – барысы да өйдәге сыман.

Ул үз өендә иде.

Кинәт Коралинаны кемдер чакырды:

– Коралина?

Тавыш әнисенекенә охшаган иде. Аш бүлмәсендә әнисенә охшаган, әмма ак тәнле, ябык һәм озын, бер хатын тора иде. Бармаклары озын, тырнаклары очлы иделәр.

– Ашарга вакыт, – диде бу хатын.

– Кем сез? – дип сорады Коралина.

– Мин синең башка әниең. Бар, икенче әтиеңә әйт, ашарга килсен.

Башка әтинең дә күзләре урынында төймәләр иде.

Алар бергә ашадылар.

– Без сине шундый озак көттек, – диде башка әти.

– Мине?

– Әйе. Кайчан да булса килерсең дип көттек. Тагын тавык ашыйсыңмы?

Бу иң тәмле тавык иде. Коралинаның әнисе дә кайвакыт пешерә иде. Тик аның ул гел я коры, я тәмсез була иде.

– Икенче әнием барлыгын белми идем.

– Әлбәттә, бар. Синең генә түгел, һәркемнеке бар. Төшке аштан соң бүлмәңдә күселәр белән уйный аласың.

– Күселәр белән?

Коралинаның аларны телевизордан гына күргәне бар иде.

Кыз үзенең башка бүлмәсенә менде. Монда кызыклы нәрсәләр күп иде. Канатлы фәрештәләр оча, кечкенә динозаврлар, гаҗәеп уенчыклар бар иде.

Карават астынннн илле кечкенә күсе күзләре ялтырый иде.

Күселәр түгәрәккә бастылар һәм берсе өстенә берсе менделәр.

Бүлмәгә күрше сәер карт керде. Күселәр аның өстенә менделәр һәм кесәләрендә, җиңнәрендә, эшләпәсе астында качтылар.

Коралина тагын урамга чыкты. Монда ул башка әти-әнисен күрде.

– Яхшы гына йөреп кайт. Без сине көтәрбез, – диделәр алар елмаеп.

Диварда зур кара мәче утыра иде.

– Хәерле кич, – диде мәче.

– Әйт әле, кайда без? – дип сорады Коралина.

– Без монда. Сиңа яклаучы кирәк, – диде мәче һәм куаклар арасына сикерде.

Кызык, нәрсәгә кирәк икән яклаучы?

IV

Алар фатирга керделәр.

– Без синең монда калуыңны телибез, – диде башка әни.

– Тик сиңа бер операция ясарга кирәк булыр, – дип кушылды башка әти. – Күзләрең урынына төймәләр тегәргә кирәк. Бу бер дә авыртмый.

Коралина кулын кесәсенә тыкты һәм тишекле ташка кагылды. Шул мизгелдә башка әни кулларын кызның иңнәреннән алды.

– Син чыннан да китәргә телисеңме? – дип сорады ул.

– Әйе.

– Ярый алайса, сау бул. Әмма без барыбер мәңге бергә яшәячәкбез.

Коралина йөгерде һәм ишекне этте. Дивар һаман да юк иде.

Ул нәрсәгәдер бәрелде. Аның алдында үз өендәге кәнәфи тора иде.

Ниһаять, Коралина өйгә кайтты.

V

Коралинаның әти-әнисе өйдә юк иделәр.

Ул бутерброд ясап ашады һәм су эчте. Аннары телевизор карады. Ә әти-әнисе һаман кайтмады.

Коралина коридордагы көзгегә карады. Анда ул әтисе һәм әнисен күрде. Алар нәрсәдер әйтәләр иде. Әмма сүзләре ишетелмәде. Әнисе көзгегә өрде һәм бармагы белән «РАКТОК ЕНЗЕБ » дип язылган иде.

Коралина утны кабызды. Көзгедә беркем дә күренмәде.

– Кайда алар? Алар кайтачаклармы? – дип сорады Коралина мәчедән.

Мәче күзен кысты. Бу «әйе» дигәнне аңлата иде.

Коралина тишекле ташны, шәмне алды һәм ишекне ачты.

Караңгы коридорда бер хатын тора иде.

– Әни! – дип кычкырды Коралина. Әмма бу аның әнисе түгел иде.

Коралина көзгегә карады һәм:

–​ Мин кыю булачакмын! – дип үз-үзенә әйтте.

Башка әни Коралинага аны чын әти-әнисе ташладылар дип әйтте. Кыз моңа ышанмады.

Төймә күзле хатын кызны төнгә бүлмәдә бикләде.

Кинәт кулы Коралинаның битенә кагылды.

– Бичара бала, – диде беренче тавыш.

– Кемнәр сез? – диде икенче тавыш.

– Ул безнең йөрәкләрне тартып алды. Җаннарыбызны алды. Мәңгегә монда калдырды, – диде икенче тавыш.

Бу башка әни урлаган балалар иде. Ул аларны мәңгегә караңгы бүлмәдә бикләгән. Алар Коралинадан җаннарын коткарырга сорадылар. Ул аларга ярдәм итәргә сүз бирде.

VII

Икенче көне Коралина башка әнине алдарга булды.

– Син уйнарга яратасыңмы? – дип сорады ул.

– Әлбәттә, яратам.

– Әгәр син җиңсәң, мин сиңа үземне бүләк итәрмен. Мәңгегә монда калырмын. Әгәр мин җиңсәм, үземне, әти-әние, теге үлгән балаларны – барысын да җибәрәчәксең.

Башка әни ризалашты.

–​ Оттырсам, кулым юкка чыксын, –​ дип көлде ул.

Кыз тишекле таш ярдәмендә барлык яшерелгән җаннарны да тапты.

Аңа кара мәче дә бик ярдәм итте. Ул күселәрне тотты, хәтта эт белән дә сугышты.

Ниһаять, Коралина өенә кайта алды. Монда ул әнисе һәм әтисе белән күреште. Алар бергә табигатькә бардылар.

IX

Коралина мисс Спинк һәм мисс Форсибл янына кунакка керде.

Мисс Форсибл аңа тагын чәй яфракларында багарга тәкъдим итте.

– Карале, хәзер синең барысы да яхшы булачак, – диде ул аңа.

– Нәрсә аңлата бу?

– Булырга тиешле хәлләр инде булды.

Чокырга мисс Спинк та карады. Чыннан да. Чәй яфраклары сузылган кулган охшаганнар иде.

Коралина кунактан чыккач, сәер картны күрде.

– Тычканнарым нәрсәдәндер курыкканнар, – диде карт.

Тычканнарны, күселәрне мәче аулаганын Коралина гына аңлый иде.

***

Коралина бу күргән төше турында әле озак, озак вакытлар уйлады. Әмма боларның чынбарлык булмавына ул ышанып бетә алмый иде.

Слова и выражения

  • тырнаклары очлы – ногти острые
  • күзләре урынында төймәләр – вместо глаз пуговицы
  • күселәр белән уйный аласың – можешь играть с крысами
  • куаклар арасына сикерде – прыгнул в кусты
  • төймәләр тегәргә – пришить пуговицы
  • кызның иңнәреннән алды – взял с плеч девочки
  • шәм – свеча
  • Мин кыю булачакмын! – Я буду смелой!
  • башка әни урлаган балалар – дети, украденные другой мамой
  • җаннарын коткарырга сорадылар – попросили спасти души
  • оттырсам, кулым юкка чыксын – если проиграю, то пусть руки моей не будет
  • сузылган кулган охшаганнар иде – были похожи на протянутую руку

*****

Ну и как вам сказка? Кстати, по этой книге снят мультфильм "Коралина в Стране Кошмаров".

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Коралина

Тест: Коралина

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG