Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты сайлауда Миңнеханов 83 процент тавыш җыя


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

14 сентябрь иртәсенә сайлау бүлгеләре беркетмәләренең 98,15 проценты эшкәртелгән

Сайлау бүлгеләре беркетмәләренең 98,15 проценты эшкәртелгәннән соң, Татарстан президентын сайлауда Рөстәм Миңнеханов 83,4 процент белән җиңә. Бу саннар Үзәк сайлау комиссиясенең хисабында китерелә. Миңнеханов өчен сайлаучыларның 1 889 100 кеше тавыш биргән диелә.

“Гадел Русия” вәкиле Әлмир Михеев 4,87 процент ала, “Русия коммунистлары”ннан Әлфрид Вәлиев – 4,62 процент, “Үсеш фиркасе” вәкиле Олег Коробченко 3,58 процент һәм ЛДПР фиркасеннән Владимир Сурчилов 2,81 процент җыя.

13 сентябрьдә ФОМ социологик сораштырулар фонды үткәргән экзит-пол Татарстан президентын сайлауда 81,2% белән Рөстәм Миңнеханов җиңүен күрсәткән иде. “Русия коммунистлары” фиркасе вәкиле Әлфрид Вәлиев 6,5% белән икенче урында бара диелде.

11-13 сентябрь көнне Татарстанда республика президентын сайлау узды. Тавыш бирү тарихта беренче тапкыр өч көн дәвам итте.

Азатлык Татарстан президенты алдында торган бурычылар турында белгечләрдән сорашты. Алар Миңнеханов республика статусын саклап калу, татар теле дәрәҗәсен күтәрү, милли стратегияне эшләтеп җибәрү, милли институтларны ныгыту, кече һәм урта бизнесны һәм авыл хуҗалыгы тармагын көчәйү юнәлешендә эшләргә тиеш дип саный. Пандемиядән соң социаль киеренкелек артачак, аны киметер өчен халыкның яшәешен яхшырту эшләре дә башкарылырга тиеш, моның өчен демократия ягына борылу һәм халык ихтыяҗларына тиз җавап бирә торган, заманча фикерләүче түрәләр такымы туплануы мөһим дип белдерә экспертлар.

2015 елгы президент сайлауда Рөстәм Миңнеханов 94,4 процент җыйган иде.

XS
SM
MD
LG