Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзле нефть табышына салым ташламаларын бетерү Татнефтькә зыян салачак


Салымнарның арттырылуы турында хәбәрләр чыккач, Татнефть хиссәләре бәясе кискен төште. 

Русия хөкүмәте нефть тармагында салымнарны арттыра. Бу турыда Русиянең финанс министры Антон Силуанов белдерде. Салым үзгәрешләре беренче чиратта үзле нефть чыгаручы ширкәтләргә кагылачак. Мондый нефтьне җир астыннан суырту авыррак булуын искә алып, файдалы казылмалар чыгаруга салым (НДПИ) киметелгән иде. Хәзер бу ташлама гамәлдән чыгарылачак. Моннан тыш, бу төр нефтьне экспортка саткан вакытта ширкәт түли торган пошлина да кире кайтарыла. Бу турыда Коммерсант яза.

Русиядә үзле нефтьне ике зур ширкәт – Татнефть һәм Лукойл чыгара. Татарстан нефть ширкәте елына 3,5 миллион тонна, Лукойл 5 миллион тонна шундый нефть суырта.

Хөкүмәтнең салым карарлары чыкканчы ук Татнефть хиссәләренең бәясе төшә башлады. 16 сентябрьдә гади хиссәләре биш, өстенлекле хиссәләре җиде процентка очсызланды.

Шул ук вакытта Роснефть Обь елгасы буендагы ятмадан нефть суыртуга елына 49 миллиард сумлык ташлама алырга мөмкин. Мондый ташламаларны Русия президенты Владимир Путин 2019 елда хуплаган иде.

Русия хөкүмәте пандемия кризисы аркасында килеп туган бюджет дефицитын эре ширкәтләргә салымны арттыру аша капларга җыена. Нефть тармагында бу чаралар елына 300 миллиардка якын акча китерергә мөмкин диелә.

Моннан кала, бер төркем металл төрләре һәм ашламаларны чыгаручы ширкәтләргә дә салымны 3,5 тапкыр арттырырга ниятләнә.

XS
SM
MD
LG