Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда дәүләт куйган бурычларны үти алмаган


Дәүләт програмында куелган дүрт бурычның өчесе үтәлмәгән. Бары сабыйлар үлемен киметүгә ирешелгән.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда Дәүләт програмында язылган дүрт максатның берсенә генә ирешә алган. Бу турыда Русия хисап пулаты мәгълүмат биргән. Хисап пулаты “2019 елга федераль бюджет һәм 2020 һәм 2021 елларга план бюджеты турында” федераль канунның һәм узган елдагы бюджет үтәлешен тикшергәч, шундый нәтиҗәгә килгән дип хәбәр итә ТАСС.

Хисапта әйтелгәнчә, хезмәт яшендәге халыкның үлемен киметү, кан әйләнеше системы авыруларыннан үлемнәрне киметү, яман шештән үлүне киметү максатлары үтәлмәгән.

Сабыйлар үлеме бер мең балага 5,4 очракка кадәр киметелергә тиеш булган. 2019 елда бу күрсәткеч 4,9 очрак булган. Федераль бюджеттан бу максатка ирешү өчен 580,6 миллиард сум бүленгән, шуның 551,6 миллиарды кулланылган.

Хезмәт яшендәге халык арасында үлемнәр саны 100 мең кешегә 437 очракка кадәр киметелергә тиеш булган, ләкин 475,5 очрак тәшкил иткән. Кан әйләнеше системы авыруларыннан үлүне 545 очракка кадәр киметергә тиеш булсалар, бу күрсәткеч 573,7 очрак булган.

Кан әйләнеше системы авыруларыннан үлемнәр кайбер төбәкләрдә аеруча еш очрый диелә хисапта. Псков өлкәсендә бу күрсәткеч 100 мең кешегә 1082,6 очрак тәшкил итә. Орел (879,9), Новгород (820,4) өлкәләре, Яһүд автоном бүлгесе (810,7), Кырым республикасында (793) да бу сан уртача күрсәткечтән артып киткән.

Хисапта түбән күрсәткечләрнең сәбәпләре дә китерелә. Авыруларны тиешле хастаханәләргә җибәрүдә кагыйдә бозулар, ашыгыч ярдәм хезмәтләренең бердәм эшләмәве, йөрәк авырулары булуы ихтимал кешеләргә вакытында табиб күзәтүе оештырылмаган булуы атап кителә.

Шулай ук амбулатор-поликлиника, реанимация һәм интенсив дәвалау, рентген-хирургия белән дәвалау бүлекләрендә ашыгыч медицина ярдәме белгечләре җитмәү, медицина оешмаларында тернәкләндерү өчен җиһазлар җитмәве дә әйтелә.

XS
SM
MD
LG