Башкортстанда дәүләт телләре укытучылары арасында бәйгегә йомгак ясалды. Бәйге шартларына ярашлы, башкорт теле һәм урыс теле укытучылары арасыннан иң яхшы 50 укытучы сайлап алынырга тиеш. 2020 елда бәйгегә 125 гариза килгән, шуларның 77се – башкорт теле укытучыларыннан, 48е – урыс теле укытучыларыннан дип яза Башинфом. Җиңүчеләргә 50шәр мең сум акчалата бүләк бирелгән.
Башкортстан республикасы халыклары телләре турында һәм Башкортстан республикасында мәгариф турында кануннарга нигезләнеп, республика хөкүмәте 2007 елда махсус карар кабул итте. Дәүләт телләрендә укытуның сыйфатын яхшырту, иң яхшы укытучыларга матди ярдәм күрсәтү өчен махсус конкурс булдырылды. 13 ел эчендә шушы програм нигезендә 650 укытучыга акчалата бүләк тапшырылган.
Башкортстанда башкорт телен үстерүгә аерым дәүләт програмы эшләп килә. Шуңа да карамастан, республикадагы телләрне үстерү өчен кабул ителгән дәүләт програмы кысаларында да башкорт теленә өстенлек бирелә. 2019 елда бу програм кысаларында грантларны бүлгәндә 74.5 миллион сумнан артык күләмдәге дәүләт ярдәменең абсолют күпчелеге башкорт милли оешмаларына, башкорт мәдәниятен, телен үстерүгә бирелде. Бу турыда Азатлык һәм Idel.Реалии язып чыкканнан соң, җәнҗал купты. 2020 елда грантларны бүлгәндә татар теленә дә бераз өлеш чыкты, 50 миллион сумлык грантларның бер миллионнан артыгы татар оешмалары һәм мәктәпләренә татар телен үстерүгә биреләчәге мәгълүм булды.
Шул ук вакытта Башкортстанның татар районнары кешеләрен “төньяк-көнбатыш башкортлар” дип атап, аларның татар телен “башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты” дигән фикерне алга сөрүгә республиканың бюджет акчалары җәлләмичә бирелә. 2020 елда Башкорт дәүләт университетына “Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарына этнолингвомәдәни экспедицияләр” оештыру өчен 2,5 млн сум бүленде. Ә бу темага иң зур грант телевидениедәге мәгълүм алып баручы Салават Хәмидуллинның “Шәҗәрә” үзәгенә китте. Быел ул 4,5 млн сум ала. 2019 елда бу үзәккә 3,5 млн сум грант бирелгән булган.
2010 елгы җанисәп нигезендә, Башкортстанда 36,1% урыслар, 29,5% башкортлар, 25,4% татарлар, 2,7% чуашлар, 2,6% марилар һәм бер проценттан кимрәк башка халыклар яши.