Соңгы егерме еллыкта беренче тапкыр дөньяда чиктән тыш фәкыйрьлектә яшәүчеләр саны артачак. Бу күренеш пандемия аркасында булачак. Дөнья банкының алдагы елларга фаразында шулай диелә.
2020 елда 88 миллионнан алып 115 миллионга кадәр кеше ярлылыкның аръягына чыгар, ә 2021 елда, икътисадның начараю дәрәҗәсенә карап, бу сан 150 миллионга җитәргә мөмкин диелә.
Дөнья банкы бәяләмәсенә ярашлы, көненә 1,9 долларга (148 сум тирәсе) яшәргә мәҗбүр булган (аена 4,5 мең сум) кеше чиктән тыш хәерчелектә дип санала. Фаразда әйтелгәнчә, быел хәерчелеккә төшкән кешеләрнең күпчелеге (82 процент) уртача керемле илләрдә булачак. Чиктән тыш ярлылык шәһәр кешеләренә дә күбрәк кагыла башлаячак. Планета халкының 9,1-9,4 проценты хәерчелеккә төшәр дип фаразлана. Бу 2017 ел күрсәткечләренә кире кайту булып тора.
Дөнья банкы президенты Дэвид Малпасс фәкыйрьлекне киметү өчен илләргә пандемиядән соң бүтән икътисадка әзерләнергә кирәк диде. “Капитал, хезмәт ресурсларына, талантлар һәм инновацияләргә яңа бизнес һәм яңа өлкәләргә күчәргә мөмкинлек бирергә кирәк” диде Малпасс.
Росстат мәгълүматына караганда, Русиядә ярлылыкның аръягында яшәүчеләр саны 2020 елның икенче кварталында 1,8 миллионга арткан, 20 миллион кешенең кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган.
Пандемия кризисы тәэсирендә 2020 елда илдә фәкыйрьлек дәрәҗәсе 13,3 процентка кадәр күтәреләчәк дип фаразлана.