Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль үзәк Татарстан түләгән акчаның тагын 32 миллиардын тотып калачак.


Быел Мәскәү республикага 72,8 млрд сум кайтарган булса, киләсе елда ул 40,9 млрд сумга гына калачак.

Татарстан бюджеты федераль үзәктән кайтарылучы 32 млрд сумны югалтырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт шурасы утырышы барышында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин чыгышыннан соң билгеле булды.

“2021 елда федераль бюджеттан күчүче акчалар 40,9 млрд сум күләмендә исәпләнгән”, диде министр.

Быел Татарстанга федераль бюджеттан 72,8 млрд сум күчкән. Киләсе елда ул 32 млрд сумга азрак дигән сүз. Финанс министрының чыгышында Мәскәүдән кайтарылучы акчалар елдан-ел азаячак диелде. 2022 елда – 32 млрд сум, 2023 елда – 26 млрд сум каралган.

Әлеге мәсьәлә депутатларда сораулар тудырды. Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният комитеты рәисе Айрат Зарипов моның сәбәпләрен белергә теләде.

“Без әлегә федераль бюджетта исәпләнгән керемнәрне истә тоттык. Ләкин кайбер акчалар министрлыкларда әлегә бүленмәгән. Алар йә федераль бюджетның икенче укылышында, йә киләсе ел барышында бүленер дип уйлыйбыз. Ни өчен киләсе елларда акча азрак киләчәк? Кайбер програмнарның вакыты чыга. Ләкин яңа проектлар булыр. Бу акчалар яңадан исәпләнәчәк”, дип җавап бирде Радик Гайзатуллин.

“Федераль бюджеттан күчүче акчалар 40 млрд сумга калачак. 2021 елда Татарстан федераль бюджетка күпме акча күчерәчәк? Нинди фараз?”, дип сорады депутат Азат Хамаев. Ләкин бу сорауга финанс министры язмача җавап бирәчәген әйтте.

Моңа кадәр парламентның әлеге утырышында Татарстан дәүләт шурасы депутаты Таһир Һадиев республика Мәскәүгә 1 трлн сум акча күчерә дип белдергән иде.

КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов аерым сүз алып, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне үзгәртергә чакырды. “Көчле үзәк, көчсез төбәк булырга тиеш түгел”, диде ул кыскача гына.

Ахыр чиктә депутатлар Татарстанның 2021 елга бюджетын беренче укылышта кабул итте. 70 депутат казна акчалары бүленешен хуплады, 5 депутат каршы чыкты. Республиканың берләштерелгән бюджетының кытлыгы 3 млрд сум тәшкил итәчәк. Керемнәр 312,7 млрд сум, чыгымнар 315,7 млрд сум күләмендә салынган.

XS
SM
MD
LG