Башкортстан хастаханәләрендә 1277 ординатор эшли, шулардан 900е Уфада, 380 кеше район хастаханәләрендә кабул итүдә хезмәт куя дип хисап бирде Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов. Моннан тыш, балалар табиблары, дәвалаучы табиблыкка укучы студентлар арасыннан да 533 кеше хастаханәләргә җибәрелә. Бишенче курс студентларыннан 63 кеше фармациядә, 63 студент Росптребнадзорда эшләргә, 163 студент мәктәпләрдәге теш табиблары бүлмәләрендә эшләргә җибәрелгән.
Мәктәпләрдә һәм башка оешмаларда коронавирус тикшерүчеләре булырга 31 370 кеше язылган, 16 мең кеше өйрәнү үткән диелә.
Узган атнада Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың covid-һоспитальләрдә табиблар җитмәгәнлектән эшкә студентларны җәлеп итү турында күрсәтмәсе барлыгы билгеле булды. Әлеге карар Башкорт дәүләт университеты студентлары арасында ризасызлык уятты. Студентлар социаль челтәрләрдә шау-шу куптарды. “Нигә безне бушлай эшче куллар итеп файдаланалар? Безнең гаиләләрдә авыру куркынычы зур булган төркем кешеләре бар. Нигә без аларны куркыныч астына куярга тиеш? Ни өчен бу практика өчен түләнми? Нигә уку өчен түләүне киметмиләр?” дип язды студентлар.
Дүшәмбедә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров, вазгыятьне телгә алып, “кызыл зона”да эшләргә теләмәгән студентларны мәҗбүриләмәскә кирәк диде. Хәбиров сүзләренчә, андыйларны волонтер үзәкләренә җибәрәчәкләр.