Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зөләйха күзләрен ача" романы 2020 елда иң популяр электрон һәм аудио китаплар арасына кергән


Гүзәл Яхина
Гүзәл Яхина

Шул исемдәге сериал чыкканнан соң “Зөләйха күзләрен ача” китабын интернетта сату 2,5 тапкыр арткан.

Казан язучысы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы 2020 елда иң күп сатылган электрон һәм аудиокитаплар арасына кергән. Бу турыда РИА Новости "ЛитРес" ширкәтләре төркеме төзегән рейтингка таянып яза.

Сайттан сатып алынган китаплар арасында беренче урынга бәйсез автор Владислав Гайдукевичның "Расширить сознание легально" китабы чыккан. 30 битлек бу китапны 40 меңнән артык данә сатып алганнар. Моннан тыш, русияләр Виктор Пелевинның яңа китабын, Джорж Оруэллның "1984" антиутопиясен, кешелек тарихы һәм бала тәрбияләүгә кагылышлы китапларны да күп укыган.

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы 2015 елда чыкты.
MyBook китап хезмәте уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә ул Русиядә 1992 елның 12 июненнән соң язылган китаплар арасында иң популяр әсәр дип табылган.

Язын роман нигезендә төшерелгән күп серияле фильм чыкты. Кино Mail.ru сервисы төзегән рейтингка ярашлы, ул 2020 елның беренче яртысында Русиядә иң популяр сериал булган. Сериал чыкканнан соң китапны интернет аша сату 2,5 тапкыр арткан диелә.

XS
SM
MD
LG