Accessibility links

Миңнеханов Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын оештыру комитетын раслады


Рөстәм Миңнеханов милли киемле кызны фотога төшерә. 2014 елгы фото.
Рөстәм Миңнеханов милли киемле кызны фотога төшерә. 2014 елгы фото.

Оештыру комитеты Туган телләр елы чараларын әзерләү белән шөгыльләнәчәк.

Татарстанда 2021 елда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы чараларын әзерләр өчен оештыру комитеты расланды. Бу турыда боерыкны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Документ президент сайтында дөнья күрде.

Карарда әйтелгәнчә, оештыру комитеты Телләр елының планы, програмнары һәм аерым чаралары тормышка ашырылуын анализлый, чараларның узуын һәм бирелгән акчаларның максатка ярашлы итеп файдалануын контрольдә тота. Оештыру комитетының утырышлары кирәк булганда уздырыла диелә.

Комитетның җитәкчесе – республика президенты булачак, аның урынбасарлары итеп Татарстан дәүләт шурасы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев билгеләнгән.

24 сентябрьдә узган инаугурациясе юлламасында Рөстәм Миңнеханов киләсе елны "туган телләр һәм халык бердәмлеге елы" дип игълан итәргә тәкъдим иткән иде. Ул балаларны тәрбияләүгә аеруча игътибар итәргә кирәк, аларның туган телләр һәм мәдәниятләрне өйрәнү теләген үстереп торырга кирәк диде.

"Туган тел – үз халкың белән нечкә элемтәң. Без телне саклау өчен барлык көчебезне куячакбыз. Бу безнең алдагы буыннар алдында бурычыбыз" диде Миңнеханов.

2019 елда Дөнья башкорт корылтае 2020 елны "Башкорт теле елы" итеп уздырырга тәкъдим иткән иде, республика җитәкчесе Радий Хәбиров моны хуплады.

XS
SM
MD
LG