Татарстан Яңа ел бәйрәмнәрендә узган елдагы куләмдә туристлар кабул итәргә әзерләнә. Бу хакта бүген Татарстан туризм үсеше дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов матбугат очрашуында белдерде. Моны ул Мәскәүдә һәм Петербурда өстәмә чикләүләр кертү белән бәйле түгел дип аңлатты.
"Казан кунакханәләренең тулы булуы Мәскәү һәм Петербурда өстәмә чикиләүләр кертелү белән турыдан-туры бәйле түгел. Соңгы елларда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Казан туристларның яраткан урынына әверелде. Бездә бик күп кызыклы җирләр бар. Башкала һәм республика бик матур итеп бизәлгән. Мәскәү һәм Петербурда чикләүләр кертелер алдыннан ук Казанга туристлардан ихтыяҗ башланды", ди ул.
Иванов чит илгә чыгуга чикләүләр булганда Татарстан бәйрәмнәр вакытында узган елгы күрсәткечкә ирешмәкче. Барлык туристик үзәкләр эшләячәк.
"Без төбәкләрдән туристлар көтәбез. Бүген отельләр 80 процентка броньланган. Бу узган ел күрсәткеченә тиң", диде ул.
1-2 гыйнвардан Казанда яңа һава юллары ачылачагы игълан ителде. Аерым алганда, Архангельски, Әстерхан, Барнаул, Брянски, Волгоград, Калуга, Липецки, Махачкала, Түбән Новгород, Омски, Самар, Чиләбе, Ярославльдән Татарстан башкаласына туры очышлар башлана.
Узган ел белән чагыштырганда быел Татарстанда туризм үсеше 45 процентка төшкән. Былтыр Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда 170 мең турист булган.