Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Без язганнан берәрсенең йоны селкенәме?"


Ирина Вәлиева, "Краснокама таңнары" гәзите мөхәррире
Ирина Вәлиева, "Краснокама таңнары" гәзите мөхәррире

Башкортстан Журналистлар берлегенең чираттагы корылтаенда чаралар турында күп сөйләнелде, әмма журналистларның хокукларын яклау мәсьәләсе, проблемнар телгә алынмады. Бары тик "Краснокама таңнары" басмасы мөхәррире Ирина Вәлиева гына проблемнарны күтәреп чыгыш ясады. Азатлык аның фикерләрен белеште.

Корылтай кысаларында фикер алышуда катнашкан "Краснокама таңнары" гәзите мөхәррире Ирина Вәлиева журналистларның абруе кимү, хезмәт хакларының бик аз булуына борчылу белдерде. Аның сүзләренчә, район гәзитендә уртача хезмәт хакы хәзер 17 мең сум тәшкил итә.

Азатлык Ирина ханымның фикерләрен белеште. Сүзен чарадагы чыгышын телгә алудан башлады:

Акча интернетта "караулар" санына карап бирелә. Бу дөрес түгел, язманың сыйфатына карарга кирәк

— Мин корылтайда хезмәт хакы аз булуын күтәрдем. Узган корылтайда да күтәргән идек, ләкин арту түгел, киресенчә, кимеде. Акча интернетта "караулар" санына, ягъни язманы күпме кеше карауга карап бүленә. Бу дөрес түгел, язманың сыйфатына карарга кирәк. Югыйсә интернеттан башкаларныкын күчереп, тәрҗемә итеп кенә, бинадан да чыкмый "караулар" җыеп була. Акча артыннан гына куарга ярамый. Мин үзем роликлар эшлим. "Комсомольская правда" кебек. Аларны кеше карый. Мин хезмәткәрләремнән "караулар"ны башкаларның язмаларыннан урлашып җыйдыртмыйм. Ә урлашып "караулар" артыннан кусак, журналистика үләчәк.

Үз хокукларын яклый алмаган журналистлардан кеше хокукларын яклауны көтеп буламы?

Без бит үз хокукларыбызны да яклый алмыйбыз

— Мин дә шулай дидем инде. Без бит үз хокукларыбызны да яклый алмыйбыз. Акча сорый башласак, мөхәррирләрне эштән куалар. "Республика Башкортостан" нәшрият йортының элекке җитәкчесе бик үчле кеше булды. Ул Стәрлетамак гәзите журналистлары Радий Хәбировка хат язганнан соң мөхәррирне эштән бушатты.

Һәр хакимиятнең, китапханәнең, хастаханәнең интернет сәхифәсе бар. Мәгълүмат күп. Без мәгълүмат табу чыганагы түгел, кайвакыт алардан урлашучы булып китәбез. Шулай булгач, безнең кирәгебез бармы соң? Безнең тармактагы 2 мең кеше эшсез калмасын өчен генә тоталар кебек.

Без язганга берәрсенең йоны селкенәме соң? Юк. Чөнки без проблем чишү өчен дә кирәкмибез

Менә "Инцидент Менеджмент" дигән систем бар. Анда Елена Прочаковская җитәкчелегендә бер бүлек утыра. Аларның програмы халык проблемнарына хакимиятнең реакциясен, аны чишүен тикшерә. Алар ВКонтакте, Facebook, Instagram, Twitter һәм Одноклассники социаль челтәрләрен күзәтә. Мин чүп түгү, юл төзекләндерүгә багышланган утырышларын күргән идем. Ул утырышларда хакимият җитәкчеләре калтырап утыра. Ә без язганга берәрсенең йоны селкенәме соң? Юк. Чөнки без проблем чишү өчен дә кирәкмибез.

Узган ел редакция бинасына җылы бирми интектергән иделәр. Катып, өшеп беттек. Шуннан бер авыл биләмәсе башлыгы килеп керде һәм Инцидентка язарга киңәш бирде. Шуннан ачуыбыз килеп иртән язган идек, төш вакытына җылы бирделәр. Ә аңа кадәр әллә ничә тапкыр гәзиткә язган идек. Уйлап та бирмәделәр.

Ә без заманча эшлибезме соң?

Фәлән авылда клуб ачылды дип кенә язу җитми. Аны клуб җитәкчесе дә яза ала

— Юктыр, үзебезгә дә үзгәрергә кирәк. Фәлән авылда клуб ачылды дип кенә язу җитми. Аны клуб җитәкчесе дә яза ала. Без аны телетапшыру кебек эшләсәк караячаклар. Мәсәлән, "Комсомольская правда" шулай итә. Интернет-телевидение, интернет-радио кирәк. Без бу дәрәҗәдә генә калырга тиеш түгел. Ә бу хезмәт хакына журналистка өстәмә таләп куеп булмый.

Без кемгә кирәк дигән сорау туа.

— Без үлеп бетмәгән картлар өчен кирәк. Авылларда интернетны белмәүчеләр укый. Алар булмаса, безнең гәзитне алучы булмаячак. Урысча "Краснокамские зори" 1 меңгә якын, татарча "Краснокама таңнары" 500 тирәсе тираж белән чыга. 5-6 мең татарга 500 гәзит алдыралар. Бу — бөтенләй аз.

* * *

Башкортстан Журналистлар берлегенең XXII корылтае 15 декабрь онлайн рәвештә үтте. Чарада 110 кеше катнашты.

Артур Дәүләтбәков
Артур Дәүләтбәков

Берлек рәисе, башкорт яшьләренең "Йәшлек" гәзите баш мөхәррире Артур Дәүләтбәков ике корылтай арасындагы 2016-2020 еллардагы чорга хисап ясады. Ул берлек үткәргән чараларны барлады. Башкортстан республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан уздырылган "Алтын курай" халыкара һәм Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан узган бәйгеләр, "Журфест" , "Бал прессы" кебек чараларны атады.

Башка чыгышларда шифаханәләрдә ял оештыру кирәклеге, журналистларның аерым һөнәр берлеген булдыру зарурлыгы әйтелде. Журналистларның хокукларын яклау мәсьәләсе, проблемнар телгә алынмады.

Вәдүт Исхаков
Вәдүт Исхаков

Чарада яңа җитәкчелек сайланды. Берлекнең яңа рәисе итеп башкорт телендә нәшер ителүче "Башкортостан" гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков сайланды. Чарада катнашучыларның 95 проценты аның өчен тавыш бирде, 5 проценты тыелып калды. Шулай ук корылтайда яңа идарә әгъзалары сайланды.

Журналистлар берлегенең 10 ел рәисе булган башкорт яшьләренең "Йәшлек" гәзите баш мөхәррире Артур Дәүләтбәковка эшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм "Казанышлары өчен" дигән мактау билгесе белән бүләкләделәр.

Белешмә. Башкортстан журналистлар берлеге 1957 елда оешкан. Ул республикадагы иң зур иҗат берлеге һәм Русиядә иң эре төбәк бүлекләренең берсе. Берлекнең 81 җирле бүлекчәсе 1600дән артык журналистны берләштерә, аңа җиде районара иҗат берләшмәсе керә.

XS
SM
MD
LG