Мордовия республикасының Югары мәхкәмәсе республика мөфтие Зәки Айзатуллинга моңарчы чыккан мәхкәмә карарын гамәлдә калдырды. Югары мәхкәмә утырышы Саранскида 21 декабрьдә узды, бу турыда мөфтинең адвокаты Марат Ашимов хәбәр итте.
Октябрьдә Саранскиның Пролетар районы мәхкәмәсе Зәки Айзатуллинны экстремист әдәбият таратуда гаепле дип табып, Мордовия мөфтиятен 100 мең сумга, мөфтинең үзен 2 мең сумга штрафка тарткан иде. Айзатуллинны "Ускудар" мәчетендә Мөхәммәд Йосыф Кандехләвинең "Сайланма хәдисләр" китабын сатуда гаепләделәр.
Бу эш турында Марат Ашимов Азатлыкка сөйләгән иде. Адвокат сүзләренчә, мөфтине гаепләү бары бер шаһит сүзләренә таянып башкарылган, ә ул шаһитны мәчеттә күрүче дә булмаган. Китапларны Русиядә тыелган "Таблиги җәмәгать" оешмасы әгъзаларына каршы җинаять эше кысаларында мөфтинең мәчеттәге эш урынында 7 июльдә узган тентү барышында табып алганнар диелде.
Зәки хәзрәтнең адвокатлары Марат Ашимов һәм Анатолий Пчелинцев мөфтине яклау эшендә Русия Конституция мәхкәмәсенә барып җитәргә дә әзер булуларын белдерә.
"Конституция мәхкәмәсенә кадәр барып җитүдә дә мәгънә бар, "киңкүләм" дигән әйберне куллану канун кысаларына ни дәрәҗәдә туры килә, билгеләмәләрне ачыклар өчен" дип аңлаткан иде Ашимов. 23 октябрьдә узган мәхкәмә утырышында Анатолий Пчелинцев мөфтине җавапка тарткан маддә китапларны киңкүләм таратуны күздә тота, ә монда мәхкәмәгә китерелгән дәлилләр арасында бер генә китапны сату факты бар, бу очрак "киңкүләм" дигән билгеләмәгә туры килми дип белдергән иде.
"Киңкүләм сату – бу ике, өч данә дә түгел, ә күп санда дигән сүз. Төгәл канунга туры китереп караганда, ул бер китап саткан булса да, монда җинаять юк" дигән иде адвокат. Ләкин мәхкәмә аның бу сүзләренә колак салмады.