Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Әмирә Әхмәтованы дару белән тәэмин итү карарын Югары мәхкәмәгә шикаять итте


Алинә һәм Илназ Әхмәтовлар. Архив фотосы.
Алинә һәм Илназ Әхмәтовлар. Архив фотосы.

Эш яңадан Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралачак.

24 декабрь Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең Апас районында яшәүче өч яшьлек Әмирә Әхмәтованы дарулар белән тәэмин итәргә тиеш дигән 10 декабрьдәге карары белән килешмичә, Татарстан Югары мәхкәмәсенә гариза язган. Бу хакта Азатлыкка Әмирәнең әнисе Алинә Әхмәтова хәбәр итте. Ул бу турыда мәхкәмәдән килгән хат аша белгән.

Шикаятьтә 10 декабрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган әлеге карарның канунсыз булуы, материаль һәм процессуаль хокукларны бозып кабул ителүе турында язылган һәм бу берничә бүлек белән аңлатылган. Документ Азатлык редакциясендә бар.

Хатта аңлатылганча, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы казна оешмасы булып исәпләнә һәм, керем-чыгымнар турындагы смета нигезендә, Татарстан бюджетыннан һәм федераль бюджеттан бирелгән субвенцияләр нигезендә финанслана. Министрлык шушы чыгымнарны арттыручы карарларны үзлегеннән кабул итә алмый. Хатта шулай ук ватандашларга дәүләттән социаль ярдәм күрсәтү өчен финанс чыгымнары Русия федерациясе бурычларына керә. Федераль бурычларны тормышка ашыру өчен Татарстан бюджетында чыгымнар каралмаган дип аңлатыла.

"Инвалид балаларны дарулар белән тәэмин итү чыгымнарын Татарстан республикасы бурычларына кертеп булмый. Шуңа күрә Ә. Әхмәтованы дару белән тәэмин итүне Русия федерациясе субъектыннан таләп итәргә нигез юк", дип язылган шикаять текстында.

Әхмәтованы дару белән тәэмин итү турындагы мөрәҗәгать хаты Татарстан премьер-министры Алексей Песошинга җибәрелгән дип язылган шикаять хатында.

Татарстан Югары мәхкәмәсе бу эшне кайчан караячагы әлегә билгесез.

Әмирә Әхмәтованың авыруы турында "Азатлык" элегрәк язган иде. Әмирә бик сирәк авырудан интегә, Русиядә андый ике генә бала бар. Ул балаларның бавыр эшчәнлеге дөрес булып, үт суы бүленеше дәвам итсен өчен, көн дә билгеле бер вакытта "Орфакол" даруын эчәргә кирәк. Даруның еллык курсы 16 миллион сум тора. Әлегә алар бу дару белән хәйрия фондлары ярдәмендә тәэмин ителде.

XS
SM
MD
LG