1. Мәхкәмәләр һәм иректән мәхрүм итүләр
2011 елдан бирле Навальный төрмәдә 231 көн, өй сагы астында 352 көн утырды һәм барлыгы 112 айга шартлы җәзага хөкем ителде.
Русиядә аны җинаятьтә гаепләү нигезендә узган "Кировлес" һәм "Ив Роше" эшләре мәхкәмәләре иң танылганнары. Ике очракта да Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Навальный файдасына карар чыгарды. Навальный әлеге мәхкәмәдә Русия хакимиятенә каршы барлыгы 6 очракта җиңде һәм мәхкәмә аңа барлыгы 225 мең евро түләү турында карар чыгарды.
2. Һөҗүмнәр
Навальный берничә мәртәбә һөҗүмгә дучар булды. Иң зур җәнҗал чыгарганы — 2020 елның августында Томскида "Новичок" төркемендәге химик матдә белән агулау. Навальный әлеге һөҗүм өчен фәрман бирүдә шәхсән президент Владимир Путинны гаепләде. Дөнья җәмәгатьчелеге бу агулауны хөкем итеп чыкты.
2019 елның июлендә Навальный тикшерү изоляторына ябылгач, хәле начараеп аны хастаханәгә салдылар. Навальный ул чакта да ни беләндер агулау булган дип исәпли.
2017 елда аның битенә яшел сыекча сиптеләр. Сыекчада ниндидер химик маддә булу сәбәпле аның бер күзе начар күрә башлады. Навальныйның күзенә Барселонада операция ясадылар. Ул әлеге һөҗүм видеосында SERB төркеме әгъзасын танып, һөҗүм өчен президент идарәсен гаепләде. Бу һөҗүмгә кадәр шул ук елда Навальныйга Барнаулда да яшел сыекча сипкәннәр иде.
3. Ышаныч
Левада фикер белешү үзәге сораштыруына караганда, русияләрнең 20 проценты Навальныйның гамәлләрен хуплый, 50 проценты хупламый һәм 18 проценты аның турында белмәүләрен әйтә.
Шул ук "Левада" үзәгенең икенче бер сораштыруы русияләрнең 30 проценты 2020 елдагы агулауны Навальный үзе оештырган тамаша дип исәпләвен күрсәтте. 19 процент моны Көнбатыш махсус хезмәтләре эше дип, 15 процент хакимиятнең сәяси көндәштән арынырга тырышуы дип исәпләвен белдергән. 5 процент моны ул үз тикшерүләрендә фаш иткән кеше оештырган яки оппозиция эчендәге көрәш дип исәпли.
ФСБ агулауны "чит ил махсус хезмәтләре ярдәме белән әзерләнгән провокация һәм уйдырма" дип атаган иде. Азатлык казаннарның кемгә күбрәк ышануын сорашты.
4. Сәясәтченең исемен атамау
Хакимият вәкилләре аның исемен атаудан тыелып килә. Русия президенты Владимир Путин сорауларга җавап биргәндә үзенең төп көндәшен исем-фамилиясе белән атамыйчы "теге персонаж", "Русия форматындагы Саакашвили", "әфәнде", "Берлин пациенты" кебек сүзләр генә куллана. Хакимиятнең башка вәкилләре дә аның үрнәген кабатлый.
Телевидение Навальный турында сөйләмәскә тырыша, сөйләгәндә дә бары начар итеп кенә сүрәтли. 2020 елның июнендә телевидение аны күрсәткәндә "блогер" дип атады.
5. Төбәкләргә һәм урыс булмаганнарга мөнәсәбәте
Навальныйны заманында "Урыс маршы"нда катнашуы, ксенобик белдерүләре, Кырымны де-факто Русиянеке дип таныган өчен тәнкыйтьлиләр. 2014 елда Кырымны Украинага кайтару мөмкинлеге турында сорауга җавап биреп, Навальный "Тегендә-монда кайтарырга, Кырым казылыклы бутербродмыни?", диде. Шул ук вакытта ул Кырым статусы турында яңа референдум уздырырга тәкъдим итте, әмма "Ул референдумның нинди нәтиҗә бирәчәген якынча чамалыйбыз", дип тә өстәде.
Навальный 2018 елгы президент сайлау алдыннан 2017 елда Казанга килгәч, Азатлык һәм Idel.Реалии сорауларына җавап биреп, Татарстан белән мөнәсәбәтләр турында да фикерләрен әйтте.
Милли телләрне, мәдәниятне ничек үстерергә җыенуы турындагы сорауга Навальный: "Фильмнар, аерым алганда татарча китаплар, газетлар, театрлар һәм башкалар. Моның өчен күп акча да кирәкми бит. Ил күләмендә тотылган акчалар, башка әллә нинди кирәксез нәрсәләргә тотылган акчалар белән чагыштырганда, зур акча түгел. Һәм шул зур булмаган акча белән без бу бик мөһим нәрсәнең, федераль дәрәҗәдәге мирас булган милли телнең һәм милли мәдәниятнең саклануын шактый дәрәҗәдә гарантияли алабыз", дип җавап бирде.
Федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе турында сорауга: "Президент Навальный төбәкләргә күп вәкаләтләр бирәчәк һәм икеяклы килешүләрнең кирәге калмаячак. Төбәкләр килешү нигезендә үзләрендә акча калдырырга тели, чөнки калган хокук белән бернәрсә дә майтарып булмый" диде.
Президент атамасы турында Навальный "Ил һәм Татарстан нәрсә өчен кирәк? Анда кешеләр яхшы яшәсен, лаеклы хезмәт хакын алсын өчен. Халык җитәкчеләрен ничек тели, шулай атый алсын өчен дә. Теләсәләр, иртәгә үк аны "бөек юлбашчы" яки теләсә ничек атасыннар, миңа барыбер", диде.
- Алексей Навальный – Русиядә билгеле опозицион сәясәтче, ФБК фондын оештыручы. 2020 елның 20 августында аның Томскидан Мәскәүгә очкан вакытта хәле начараеп, ул кома хәлендә калды, берничә көннән ул Германиянең Шарите клиникасына күчерелде. Европадагы берничә бәйсез лаборатория аның Русиядә эшләнгән "Новичок" төркеме агулы матдәсе белән агуланган булуын раслады. Берлинда дәваланганннан соң Навальный, аның сүзләренчә, Германиядә реабилитация узган.
- Навальный 17 гыйнварда Германиядән кайткач Шереметьево һава аланында кулга алынды. Икенче көнне мәхкәмә аны 30 тәүлеккә сак астына утыртты. 2 февральдә аның шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын төрмә карарына алыштыру турында мәхкәмә утырышы башланырга тиеш. Навальный һәм аның тарафдарлары протест белдереп урамнарга чыгарга чакырды. Оппозиция вәкиле үзен эзәрлекләүне сәясәт белән бәйли. Хокук яклаучылар һәм Көнбатыш илләре дә шундый фикердә.
- Русия хакимияте Навальныйга һөҗүм фактын белмәгәнгә сабыша. Агулау турында тикшерү алып барылмый. Халыкара журналистлар төркеме Навальныйга һөҗүмгә ФСБ хезмәткәрләре катнашы булуы ихтимал икәнен ачыклады. Кремль бу вакыйга белән нинди дә булса бәйләнеше барлыгын кире кага.
- Шул ук вакытта Русиядә Навальныйга "яла ягу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Аңа штраф һәм 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәт яный. Моннан тыш, Навальныйны 2014 ел эше нигезендә төрмәгә утыртырга телиләр. Бу эш буенча аңа шартлы төрмә җәзасы бирелгән булган, хәзер исә Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) Навальныйны 3,5 елга колониягә җибәрүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Оешма Навальныйның Германиягә китүе шартлы җәза үтәү тәртибен боза дип белдерә.
- Моннан тыш, декабрь ахырында Тикшерү комитеты Навальныйга каршы яңа эш ачуын белдерде, бу юлы аны Коррупциягә каршы көрәш фонды акчаларын туздыруда гаеплиләр. Әлеге маддә нигезендә аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.