Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның 60 процентка таушалган җылылык челтәрен яңарту өчен Метшин Мәскәүдән акча сорый 


Казанның җылылык челтәрен яңарту өчен елына 300 млн сум акча кирәк.

Казанның җылылык белән тәэмин итү челтәре 59,5 процентка таушалган. Шәһәр хакимияте аларны һәм искергән казаннарны алмаштыру өчен елына 300 млн сум акча таба алмый. Бу хакта "Казэнерго" ширкәте баш мөдире Руслан Габделхаков Казан мэриясе киңәшмәсендә белдерде.

"Җылыту казаннарының чирек өлеше бүген зыянга эшли. Алар мораль һәм физик яктан искерде. Аларны заманча модульле казаннарга алыштырырга, таушалган җылылык челтәрен яңартырга кирәк. Моның өчен елына 300 млн сум акча таләп ителә. Тарифтан җыелган акча оешманы үстерер өчен генә түгел, таушалган җиһазларны алыштырырга да җитми. Бүген безнең фонд 57,5 процентка, шул исәптән, җылылык челтәре 59,5 процентка таушалган. Ул ел саен арта бара", диде ул.

Габделхаков сүзләренчә, "Казэнерго" ширкәте бу чыгымнарны каплый алмый. Аңа җавап йөзеннән сүз алган Казан мэры Илсур Метшин да шәһәр хакимиятендә акча булмавын әйтте. Ул федераль үзәккә мөрәҗәгать итте.

"Муниципалитетлар үз көче белән генә бу мәсьәләне хәл итә алмый. Безгә федераль програм кирәк. Безнең гозерләрне республика һәм федераль хакимият ишетеп тора. Торак йортларны төзекләндерү програмы кебек проект эшләнер дип көтәбез. Мин Идел буе шәһәрләре берләшмәсе рәисе буларак та бу мәсьәләне, мэрларның хор итеп кычкыруын җиткерәсем килә. Безгә федераль програм кирәк", диде Метшин.

Җылылык системыннан тыш, Казан урамнарын яктыртучы 550 багананың таушалган хәлдә. Алар күчәреннән тайпылган һәм ярык барлыкка килгән. Баганаларны алыштырыр өчен 123 млн сум таләп ителә. Ләкин "Казэнерго" ширкәте шулай ук акча булмауга зарланды. Шулай ук оешма җитәкчесе хезмәткәрләрнең хезмәт хакы түбән булуына зарланды. Бүген "Казэнерго"да уртача хезмәт хакы 29 мең сум тәшкил итә. Шунлыктан оешмадан көчле белгечләр эштән китә диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG