Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фәннәр академиясе: чит илгә китүче галимнәр саны артты


Русия фәннәр академиясе
Русия фәннәр академиясе

Галимнәрнең чит илгә китүе тикшеренүчеләрнең саны кимүенә китергән.

Русиядән киткән галимнәр һәм югары квалификацияле белгечләр саны 2012 елдан биш тапкыр арткан. ТАСС хәбәр итүенчә, бу турыда Русия фәннәр академиясенең гомуми җыелышы вакытында баш фәнни сәркатип Николай Долгушкин әйткән.

"Галимнәр һәм югары квалификацияле белгечләрнең чит илләргә китүе тикшеренүчеләр санының кимүендә үз ролен уйнамый калмый. Чит илләргә китүче белгечләр саны кимемәде, ә киресенчә 2012 елдан ул 14 меңнән 70 меңгә якын кешегә артты", дигән Долгушкин.

Ул шулай ук Русияне берничә дистә ел рәттән галимнәр саны кими торган бердәнбер үсеш алган ил дип өстәде. Долгушкин мәгълүматларынча, 1990-нчы елдан, Русиядә тикшеренүчеләр саны 992 меңнән 348 меңгә кадәр кимегән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG