Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ илчелеге русияләргә виза бирүне туктата


Мәскәүдә АКШ илчелеге бинасы
Мәскәүдә АКШ илчелеге бинасы

Иммиграция белән бәйле булмаган визага гаризалар каралмый башлаячак. Дипломатик максат белән баручыларга гына виза бирелә.

Мәскәүдә АКШ илчелеге 12 майдан иммиграция белән бәйле булмаган визаларны карауны туктата. Бары дипломатик максат белән баручыларга гына визалар бирү дәвам итәчәк.

АКШ илчелеге амеркиаларга, виза вакытлары чыкса, 15 июньгә кадәр Русиядән китәргә киңәш итте.

Илчелек белдергәнчә, алар бу адымга хезмәткәрләренең санын киметергә мәҗбүр булулары аркасында барган. Элегрәк Мәскәү АКШ консуллык хезмәтен 75 процентка киметүне таләп иткән иде. 23 апрельдә Русия хакимияте АКШ дипломатик миссияләренә эшкә чит ил кешеләрен алуны тыю турында хат җибәргән.

Шул ук көнне президент Владимир Путин "Чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләренә каршы чаралар күрү турында" боерык имзалады. Бу боерык нигезендә дә шундый илләрнең дипломатик миссияләренә русияләрне эшкә алу тыела. Дус булмаган илләрнең исемлеген хөкүмәт билгеләячәк.

2016 ел ахырыннан бирле Русия һәм АКШ бер-берсенең дипломатик миссияләрен кыскарту таләпләре белән даими чыгып килде. 2017 ел башыннан русияләргә АКШ визалары Мәскәүдә генә бирелә башлады. Аңа кадәр АКШ консуллыклары Петербурда, Екатеринбурда һәм Владивостокта бар иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG