Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росфинмониторинг Навальный штабларын экстремистлар исемлегенә керткән


Казанда Навальный штабы
Казанда Навальный штабы

Навальный штаблары прокуратура таләбе белән ябылган иде.

Финанс күзәтү федераль хезмәте (Росфинмониторинг) Алексей Навальный штабларын экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә керткән. Бу хактагы мәгълүмат хезмәтнең сайтында дөнья күрде.

16 апрельдә Мәскәү прокуратурасы Коррупциягә каршы көрәш фонды, Навальный штаблары һәм Ватандашлар хокукларын яклау фонды оешмасын экстремист дип тану турында шикаять биргән иде.

26 апрельдә прокуратура Навальный штаблары эшчәнлеген вакытлыча туктатты. Штаб эшчәнлегендә катнашуын дәвам итүчеләргә штрафлар салыначак диелде.

29 апрельдә Навальныйның көрәштәше Леонид Волков сәясәтченең штаблары челтәре ябылуын хәбәр итте.

Волков сүзләренчә, штаблар челтәренең эшчәнлеген "хәзерге сурәттә дәвам итү мөмкин түгел", чөнки мондый эшчәнлек шунда ук экстремистлык турында маддә белән эзәрлекләнәчәк һәм штабларда эшләүчеләр, алар белән хезмәттәшлек итүчеләр һәм аларга ярдәм итүчеләргә җинаять эше ачуга китерәчәк.

  • Навальный штаблары Русия шәһәрләрендә 2017 елда ачылды. Бу вакытта оппозиция сәясәтчесе сайлау алды кампаниясе авылп барган иде. Күп төбәкләрдә штаблар 2018 елгы сайлаудан соң да эшчәнлеген дәвам итте.

(Коррупцияшә каршы көрәш фонды һәм Ватандашлар хокукларын яклау фонды Русиядә "ят агентлар" дип аталган исемлеккә кертелгән. Оешмалар бу карар белән риза түгел).

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG