Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блинкен: АКШ Русия белән мөнәсәбәтләр тотрыклырак булуын тели


Энтони Блинкен һәм Доминик Рааб
Энтони Блинкен һәм Доминик Рааб

Шул ук вакытта Русия үзен агессив тотса, җавап булачак, дип белдерде АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен.

Кушма Штатлар Русия белән мөнәсәбәтләр тотрыклырак булуын тели, ләкин күп әйбер Кремльнең ни дәрәҗәдә агрессив хәрәкәт итәчәгеннән тора, дип белдерде АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен. Бу турыда ул Лондонда Британия тышкы эшләр министры Доминик Рааб белән уртак матбугат конференциясе вакытында әйтте.

"Президент Байден күптән, әле вазифасына керешкәнче үк тә, ачык аңлашылырлык итеп әйтте: Русия акылсыз һәм агрессив кыланса, бездән җавап булачак. Тик без каршылыкны көчәйтергә омтылмыйбыз: без тотрыклырак, алдан белеп була торган мөнәсәбәтләр булуын өстенрәк күрер идек. Һәм Русия бу юнәлештә бара башласа, бездә барырбыз", диде Блинкен.

Вашингтонның игътибары Мәскәүнең гамәлләренә юнәлтелгән, диде ул. Шул ук вакытта, ике илнең уртак эше ике якның да мәнфәгатьләренә хезмәт итә торган өлкәләр дә бар, дип искәртте Блинкен.

АКШ дәүләт департаменты башлыгы президент Байден Русия президенты Владимир Путин белән очрашкач, бу турыда турыдан-туры сөйләшү мөмкинлеге булыр, дигән ышаныч белдерде. Апрель уртасында Америка җитәкчесе Путинга ике илнең уртак хезмәттәшлегенә мөмкинлек бирә торган мәсьәләләрне сөйләшү өчен өченче бер илдә очрашырга тәкъдим иткән иде. Шундый сораулар арасында корал таратмау, СНВ-3 килешүен озайту, Иран белән атом-төш килешүе кебекләре әйтелде.

Британия дә АКШ фикеренә кушылды. Доминик Рааб белдергәнчә, Русиягә позитив мөнәсәбәт һәм демократия ишекләре һәрвакыт ачык, һәм НАТО илләренең күбесе шушы карашта тора. Ләкин, БМО иминлек шурасы даими әгъзасы буларак, Русиянең үз-үзен тотышы үзгәрергә тиеш. Хәзер ул халыкара хокукның төп нормаларына каршы килә – Украина белән сугыш дәрәҗәсенә җитү һәм аның чикләрендә корал селкеп, куркытырга теләү булсынмы, киберһөҗүмнәр, ялган мәгълүмат тарату, Алексей Навальныйны химия коралы белән агулау булсынмы, дигән Британия тышкы эшләр министры. Аңа кадәр Британия Русияне үзенең иминлеге өчен иң зур куркыныч тудыручы, дип атаган иде.

Лондонда "Зур җиделек" илләренең тышкы эшләр министрлары очрашулары вакытында Русиянең "пропаганда һәм дезинформациясе"н тыеп тору өчен тиз җавап бирүнең күмәк механизмнарын булдыру мәсьәләсе каралыр дип көтелә.
Русия һәрвакытта да башка дәүләтләр эшләренә тыкшынуын кискен кире кагып килде, Көнбатышны Русиягә каршы шашыну биләп алган, дип белдерде.
"Зур җиделек" илләре - Британия, АКШ, Япония, Германия, Франция, Италия һәм Канада.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG