12 май Башкорт дәүләт университетында "Кизәк елгасы буендагы татар авыллары тарихы һәм топонимикасы" дип аталган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция Бөтенрусия дип аталса да, анда Уфа галимнәре генә катнашты һәм чыгыш ясады. Төп чыгышларның берсен социология фәннәре докторы Рушан Галләмов ясады. Ул типтәр атамасы, типтәр авыллары, күренекле кешеләре турында сөйләде:
"Типтәрләр – сословие, алар Казан ханлыгы яулап алынгач чукындыру һәм урыслашудан качып килгән халык. Алар изелүгә бармас өчен кубарылып чыгып киткән батыр, булдыклы кешеләр. Чишмә районында 24 мишәр авылы, 20 типтәр, 18 урыс, 7 башкорт, һәм 8 катнаш авыл бар. Иң күренеклесе – Келәш исемле типтәр авылы безгә бик зур кешеләрне биргән. Алар арасында "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы Зыя Камали, Башкортстанның халык шагыйрьләре Мостай Кәрим һәм Сәйфи Кудаш, мәшһүр җырчы Фәридә Кудашева да бар. Риваятьләр буенча Теләш исемле татар 1745 елда Күчем авылы халкыннан җир сатып ала. Авылның оешуын шул елдан саныйлар, ләкин ул 35 ел элегрәк оештырылган. Бу хакта ревизия язмалары сөйли", диде Галләмов.
Галим чыгышында Чишмә районы халкының сугыш елларында Уфага катык, сөт сатарга йөрүен сөйләп,Чишмә районы халкының уфалыларны ачлыктан саклап калуын әйтте һәм Чишмә вокзалы янында сөт-катык сатучы хатын-кыз һәйкәле куюны, Зыя Камали кебек күренекле кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерүне тәкъдим итте.
Тарих фәннәре докторы Фаил Сафин төбәктәге тел турында сөйләп, төньяк-көнбатыш диалекты мәсьәләсенә дә тукталды. Ул 20нче гасыр урталарында башкорт галимнәре башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты юк, бары тик кувакан һәм юрматы диалектлары гына бар дигән фикерне алга сөреп килүләрен белдерде. Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты төшенчәсе 90нчы елларда барлыкка килде ди ул.
Конференция ахырында чараны оештыручы һәм алып барган БДУның татар кафедрасы галиме, "Рамазан" төрки-агарту үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов "Безнең телебез татар, татар телендә сөйләшәбез, җырлыйбыз, үзебезне татар дип исәплибез. Чишмә – татар районы", диде
Җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлаша. Анда башкорт кибәләре исемнәре язылган стелалар куелды, кайбер татар артистларын районнарга кертмәделәр, ыру һәм кабилә җыеннары, шәҗәрә бәйрәмнәре уздырыла. Моннан тыш, Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. Бу телдә диктант язу чаралары уза. 2020 елны халыкара башкорт теле диктанты өчен Башкортстанның татар районнарында татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!