Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Галяминаны бәйсез депутлар җыенында катнашкан өчен 7 тәүлеккә кулга алганнар


Аны полициягә буйсынмауда гаепле тапканнар.

Мәскәү муниципаль депутаты Юлия Галяминаны Бөек Новогородта "Земский съезд" дип атлаган бәйсез муниципаль депутатлар җыенында катнашу өчен җиде тәүлеккә кулга алганнар. Аны полициягә буйсынмауда гаепле тапканнар. Галямина мәхкәмә карарын шикаять итәчәкмен ди.

Шундый ук гаепләү белән Ноябрьски шәһәр думасы депутаты Александр Бондарчукка 80 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән. Ул да гаепләү белән килешми.

Дүшәмбе шулай ук Петербургтан депутат Виталий Боварь һәм "Яблоко" фиркасенең Новогород өлкәсендәге рәисе Виктор Шалякинга да мәхкәмәләр узарга тиеш.

  • 22 майда Бөек Новогородта "Земский съезд" дип аталган бәйсез муниципаль һәм төбәк депутатлары җыены узарга тиеш иде. Чарага Русиянең 30 төбәгеннән катнашучылар килде. Алар Русия думасына киләсе сайлаулар, җирле үзидарә проблемнары турында фикер алышырга җыенды.
  • Җыенга өч көн кала Новогород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин коронавирус чикләүләрен кырыслатучы фәрман чыгарды —чараларда 30дан артык кеше катнашу тыела. Хакимиятләргә 50гә кадәр кеше җыярга мөмкин.
  • Нәтиҗәдә полиция җыенны уздыртмады, залда рөхсәт ителгәннән бер кешегә артыграк халык җыелган дип аңлатты. Коронавирус чикләүләрен бозу һәм полициягә буйсынмау гаебе белән дүрт депутатны тоткарладылар. Форумда катнашучылар полиция килгәндә залда 25 кеше генә иде дип белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG