Катнашучы театрлар арасында Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Курчак театры, Буа, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Әтнә театрлары бар иде.
Һәр театр такымы бар көчен куеп ярышларда катнашты, үз театры өчен җан атты. Кемдер отты, кемгәдер әз генә осталык җитмәү сәбәпле җиңелергә туры килде. Ләкин һәрбер театр үзенең җиңүчесе өчен дә, башка театр артисты җиңсә дә чын күңелдән бер-берсе өчен шатланды.
Узган ел театр Сабантуе узмаганга, быелгы күрешүләр икеләтә күңелле һәм көтеп алынган булды дип сөйләде артистлар. Театр Сабантуена күңел сусаган, дип фикере белән бүлеште Минзәлә театры артисты Илсинә Миңнемуллина:
— Һәр театр ел дәвамында үз юнәлеше белән эшли, башка театрлар белән очрашулар еш күренеш түгел. Шуңа күрә театр Сабантуенда без бер-беребезне күрә алабыз, яңалыклар белән бүлешәбез, бергәләп ярышларда катнашабыз. Монда инде үз осталыкларыбызны бер-беребезгә күрсәтә алабыз, кайсы театр нинди ярышта көчлерәк булып чыга икәнен күрәбез. Шулай ук рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез, гореф-гадәтләр булып урнашкан милли уен-ярышларыбызда уйныйбыз: чүлмәк вату, татар милли көрәш, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башкалар.
Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов милли көрәштә үз авырлык категориясендә беренче урын яулады, баш батыр исеменә лаек була язды, әмма соңгы көрәшүдә оттырды. Шуңа да карамастан кәефен төшермәде, чөнки монда тормышта булган конкуренция югала, дип сөйләде ул:
— Нәрсә генә әйтсәк тә, һәрбер эштә көндәшлек бар, һәм театр дөньясында да бар ул. Ә менә шушы мәйданда ул көндәшлек бетә. Бер-беребез белән дуслашып, рәхәтләнеп ял итәбез, бу - безне берләштерә торган зур бәйрәм. Ә Сабантуеның үзенә килгәндә, кемдер ни өчен әле ул театр артистлары өчен Сабантуе дигән сорау бирергә мөмкин. Без - татар халкы, халкыбызда элек-электән килгән йоласы ул Сабантуе. Мин дә, башка артистлар да күпчелек, җирдә уйнап аунап үскән авыл балалары, балачакта без нәкъ менә шушындый Сабантуйларны күреп үстек, үзенә күрә бу традициябез театр артистлары арасында узуы бик матур күренеш. Әгәр дә киләчәктә, әйтик, эстрада артистлары арасында да бу күренеш барлыкка килсә, аннан бергәләшеп кушылып тагын да олы масштаблы бәйрәм оештырсак, бу бердәмлеккә юнәлтелгән тагын бер чара булып гадәткә керер иде.
Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев театр Сабантуен татар театрларын популярлаштыру өчен булган бер ысул, дип әйтә:
— Сабан туе татар халкының күзәнәкләренә сеңгән дәрәҗәдәге иң популяр һәм көтеп алынган бәйрәм. Аның инде дистә ел элек театр дөньясына да керүе моның дәлиле булып тора һәм әйтергә кирәк, бу театрны популярлаштыру өчен булып торган бер ысул.
Театр Сабантуе 2005 елдан бирле уздырыла. Аны Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры башлап җибәрде. Ул Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм президенты ярдәме белән уздырыла. Бәйрәм узган район тарафыннан мәйданчык, ачылыш програмы белән ярдәм күрсәтелсә, ярышларны оештыру, бәйрәмгә килгән тамашачы өчен концерт програмы тулысынча театрлар өстендә. Сәхнәдән, экраннардан гына күргән артистларның үзара ярышуларын, төрле конкурсларда катнашуларын күрү аеруча кызык, дип әйтә Яшел Үзәннән килгән тамашачы Наилә Әгъзамова:
— Мин тумышым белән Апас районыннан, торуым Яшел Үзәндә. Узган атнада Апаста Сабан туе булды, шактый күп халык җыелган иде, барысына да бик ошады. Аның артыннан ук тагын мондый Сабан туе да булыр дип өметләнмәгән идек. Авыл кешесе өчен бу бик күңелле, чөнки гел эшләп торырга гына димәгән, ял итә белергә дә кирәк.
Театр Сабан туе күп еллар күрмәгән сабакташларны да күрештерә икән. Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина әлеге чараның нәкъ аларның районында узуын белгәч, бик сөенгәнен әйтте:
— Әлбәттә әлеге вакыйганың буласын ишеткәч без бик шатландык. Үзебез тарафыннан нинди ярдәм кирәк булды, барысын башкардык, үзебез куйган театраль тамаша аша районыбызның тарихын сөйләдек, килгән кунакларны каршыладык. Мин үзем дә мәдәният хезмәткәре булгач, шушы чараның булачагына бик сөендем, чөнки биредә кайчандыр бергә укыган дуслар, сабакташларымны очраттым, бергә күңел ачып, рәхәтләнеп аралашып, фотоларга төшеп, үзебез өчен матур хәтирәләр тупладым.
Чара ярышларда җиңүчеләрне һәм баш батырны бүләкләү белән тәмамланды. Баш батыр исеменә быел Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Нәфис Гайфуллин ия булды. Минзәләгә ул тәкә һәм автомобиль алып кайтып китте. Киләсе елда театр Сабантуе Минзәләдә узачак дигән мәгълүмат та бар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!