Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр илдәге ялларын Төркия курортларына алыштыра башлаган


Архив фотосы
Архив фотосы

22 июньнән Русиянең 32 шәһәреннән Төркиягә очышлар башланды. Казаннан беренче рейслар тоткарлык белән киткән.

Русияләр үз илләрендәге ялны Төркиядәге курортларга алыштыра башлаган. Бу турыда Русия туроператорлары ассоциациясе (АТОР) директоры Майя Ломидзе әйткән.

Шул ук вакытта әлегә бу киңкүләм сыйфатта бармый, дип белдергән туроператорларның берсе.

"Чыннан да кызыксыналар, әмма аннуляция ясаучылар берән-сәрән генә, чөнки болай эшләгәндә туроператор чыгымнарын кире кайтарырга туры киләчәк" дип аңлаткан ул.

Level. Travel хезмәте мәгълүматынча, Төркия белән ике арада очышлар кире башланганнан соң Русия курортларына (Кырым, Сочи, Калининград, Петербур) ихтыяҗ бер атна эчендә 50 процентка кимегән.

22 июньнән Русиянең 32 шәһәреннән Төркиягә очышлар башланды. Бу шәһәрләр арасында Казан да бар. 22 июнь төнлә Казан һава аланыннан китәргә тиеш булган рейслар тоткарлык белән очкан, дип яза Реальное время.

Антальяга 2.40 та китәргә тиешле очкыч 16.30га тоткарлана, Истанбулга 1.55тә очасы рейс 4.47дә кузгалган. Тоткарлауларның сәбәбе әйтелми.

Русия Төркия белән ике араны 15 апрельдән япкан иде. Бу Төркиядә коронавирус таралып китүе белән аңлатылды.

Аннан алда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән Русия президенты Владимир Путин арасында сөйләшү булган иде. Ике президент Төркиядә коронавирус хәлләре турында сөйләште диелде. Шул ук көнне Русия Төркиягә оышларны туктатып торырга мөмкин дигән хәбәр тарала башлады.

10 апрелҗдә Истанбулга Украина президенты Владимир Зеленский килде. Аның белән очрашуда Эрдоган Төркия Русиянең Кырым аннексиясен танымый дип белдерде.

Русия вице-премьеры Татьяна Голикова сүзләренчә, Төркиядә хезмәт күрсәтү өлкәсендә персоналга вакцина кадату эшен оештырганнар. Кунакханәләрдә эшләүчеләр арасында вакцина кадаткан кешеләрнең өлеше 60 проценттан 90 прцентка кадәр җитә дигән Голикова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG