Чынлыкта булган хикәя
Бик эссе иде, шул ук вакытта яңгырлы көн иде. Яңгырдан соң көн бик сүрелде. Мин диванга яттым да бераз йокыга талдым.
Кинәт кемдер шалтыратты:
– Алло...
Трубкада тавыш юк иде.
– Алло, – дидем мин кабат.
– Бу Александрмы?
– Әйе.
– Нигә җавап бирмисең син?
– Җавап бирәм мин. Кем бу?
– Сине Петровский борчый. Цехка бар һәм мастерга миңа шалтыратырга куш.
– Нинди мастерга?
– Белмим... Кем соң анда бүген?
– Белмим...
– Бу комбинатмы?
– Юк, музей.
– Тьфу!.. Алайса гафу итегез.
Мин трубканы куйдым. Бүлмәгә кайттым.
Диван юк иде.
Барысы да урынында: өстәл, мич, көзге, элгеч, урындык. Китап та урынында. Ә диван торган урында тузан гына калган. Аннары мин элгеч астында матур итеп төрелгән урын җирен күрдем.
Өй үзгәрде. Бүлмәдә ниндидер тавыш бар. Кемдер сөйләшә, музыка уйный, кайдадыр көләләр, йөткерәләр, аяк тавышлары ишетелә. Кемдер каты итеп ишеккә шакыды.
Каршымда кыска буйлы плащ кигән кеше басып тора иде. Ул эшләпәсен салды да:
– Гафу итегез, Александр Иванович. Минем өчен биш минутыгыз булмасмы?
– Әлбәттә,– дидем мин югалып. – Әмма монда гына сөйләшик. Миндә утырырга урын юк.
Бу кешене гомеремдә беренче тапкыр күрдем.
– Ничек инде утырырга урын юк? – диде бу кеше. – Ә диван?
Бер минут дәшми тордык.
– М-м-м... Нәрсә – диван? – дип сорадым мин пышылдап.
– Аһ, шулаймы? – диде кунак әйрен генә. – Аңлыйм. Кызганыч. Ярый, гафу итегез...
Ул эшләпәсен киде дә бәдрәфкә таба китте.
– Кая барасыз? – дип кычкырдым мин. – Анда түгел!
Таныш булмаган кунак: "Аһ, мөһим түгел", – диде дә югалды. Ишектән урамга чыкмады. Диварга кереп югалды.
Диван турында уйладым. Диванның ни катнашы бар? Тылсымлы эскәтер, итекләр, көзге бар, гослә барлыгын беләм. Ә тылсымлы диван юк. Диванда утыралар я яталар. Диван – ул бик гади әйбер... Шулай булгач, нигә аның турында сорарга?
йокыга талдым – заснул
кинәт – вдруг, резко
кабат – снова, повторно
шалтыратырга куш – вели позвонить
мич – печь
элгеч – вешалка
тузан гына калган – осталась только пыль
матур итеп төрелгән урын җирен – красиво сложенная постель
өй үзгәрде – дом переменился
йөткерәләр – кашляют
кыска буйлы – невысокий
югалып – растерявшись, смутившись
бәдрәфкә таба китте – пошёл к туалету
кереп югалды – исчез
ни катнашы бар(?) – какое имеет отношение(?)
тылсымлы эскәтер – скатерть-самобранка
гослә – гусли
Бүлмәгә кире кайттым. Анда Кечкенә кеше утыра иде.
– Хәерле кич, – диде ул. – Зинһар, гафу итегез... Мин диван турында килдем.
– Диван турында соңга калдыгыз, – дидем мин аңа.
– Күрәм, – диде Кечкенә кеше.
Бераз бер-беребезгә карап елмаеп тордык.
– Сез диван турында килгәнсездер? – дип кабатладым мин. – Кызганыч, диван юк. Мин хәтта...
Таныш булмаган бу кунак тыңлап бетермәде.
– Мин шуны әйтергә тиеш, мин күптән монда инде, гафу итегез. Диван тирәсендә тавыш кубарга тора. Мондый вакытта хаталар булуы ихтимал. Исемнәр әйтергә теләмим, бер сәләтле һәм бик хөрмәтле хезмәткәр... Умклайдны югалтырга ярамый...
Мин йокыга талганымны сиздем. Күзләрем йомылды. Сөйләшәсе килмәде. Йоклыйсым гына бик килде. Кечкенә кеше әкрен генә тоныкланды да һавада юкка чыкты. Көчкә идәнгә матрас җәйдем дә йокларга яттым.
Мине канатлар тавышы уятты. Бүлмәдә сәер зәңгәр томан бар иде. Утырдым. Бүлмә уртасында спорт ыштаны һәм гавайка кигән зур гәүдәле бер егет тора иде.
– Нәрсә булды? – дип сорадым мин.
– Кычкырма, үлмсез түгелсең, – диде бу һәм идәннән умклайдны алды.
– Куй урынына! Синеке түгел бит ул! – дидем мин.
– Минеке! – дип җавап бирде теге.
– Алайса диванны да син алгансыңдыр, бәлки?!
– Синең эшең түгел ул! Кысылма!
Шулчак бүлмәдә тагын икәү пәйда булды.
– Корнеев! Диванны сез урладыгызмыни?
– Беләсеңме нәрсә... – дип башлады зур гәүдәле егет.
– Дорфа! – дип кычкырды таза кеше. – Куарга кирәк сезне! Докладная язам өстегездән!
– Языгыз, – диде Корнеев. – Яраткан шөгылегез бит.
– Минем белән болай сөйләшмәгез! Сез монда умклайдны оныткансыз! Бу кешегә зыян килә алыр иде!
– Мин зыян күрдем инде,– дип кысылдым мин. Диван юк, эт сыман йоклыйм. Гел ниндидер таныш булмаган кешеләр киләләр...
– Бу дисциплинаны бозу, – диде таза кеше. – Сез зарланырга тиеш... Ә сезгә оят булырга тиеш! – Ул тагын Корнеевка борылды.
– Диванны урлавыбызны теләмәсәгез, башка транслятор бирегез безгә, – диде Корнеев.
– Сез запастагы әйберләрне алмау турындагы приказны укыдыгызмы? – дип ачулы итеп сорады ябык кеше. – Фәнни советның карары мәгълүммы сезгә?
– Дүшәмбенең шимбә башланганын беләм мин, иптәш Дёмин, – дип җавап бирде Корнеев.
– Хәзер үк диванны кайтарыгыз да монда башка килмәгез.
– Кайтармыйм мин диванны. Экспериментны бетерәбез дә, кайтарам.
Мин берни дә аңламыйча басып тордым.
– Борчылмагыз. Без барысын да хәл итәрбез, – диде берсе миңа һәм диварга кереп югалды.
***
Иртән диван урынында иде.
Ниндидер тавышлар ишетелде. "Бу телефон, Янус Полуэктович". – "Ә данлыклы диван кайда соң? Музейдамы?" – "Юк. Монда булырга тиеш".
Бүлмәмнең ишеге ачылды. Бусагада озын ябык карт күренде.
Бүлмәгә дүрт кеше керде. Аларның берсе Корнеев иде.
– Шушы диванмы?
– Диван түгел бу, – диде Корнеев. – Транслятор бу.
– Сез аны яңгырда тоткансыз. Пружиналары күгәргән, черегән җире бар.
– Әлеге әйбернең кыйммәте, минемчә, боларда түгел, – диде берсе.
– Бу әсбап, – диде Корнеев. – Аның белән эшлиләр.
– Тәк, – диде агарган чәчле карт. Мин Кристобал Хозевич һәм Фёдор Симеонович белән сөйләштем. Алар әлеге диван-трансляторның музейда гына кыйммәте бар дип уйлыйлар. Элек ул патша Рудольф Икенченеке булган.
Чакырылмаган кунакларның берсе – Модест Матвеев борылып сорады:
– Ә сез монда нәрсә эшлисез? Нигә әле сез монда йоклыйсыз?
– Мин...
– Сез диванда йоклагансыз, – дип усал карады ул. – Ә сез аның әсбап икәнлеген белдегезме?
– Юк. Хәзер генә белдем.
– Модест Матвеевич, бу бит безнең яңа программистыбыз, Саша Привалов!
– Ә нигә монда яши ул? Нигә тулай торакта түгел?
– Ул әле рәсми урнашмаган.
– Ләкин музейда йоклау эш түгел бит инде!..
***
Икенче көнне мине мәҗбүриләп ниндидер оешмага алып керделәр. Модест Матвеевич минем порграммист икәнлегемне белгәч, эшкә үзләренә алырга булды. Мин үземнең кая килгәнемне дә аңламадым.
– Бу Сихерчелек һәм Тылсым фәнни-тикшеренү институты... Я, күрмисеңмени?
Һәм мин күрдем.
Әмма бу инде бөтенләй башка хикәя.
тоныкланды – помутнел
сәер зәңгәр томан – странный синий туман
үлемсез түгелсең – не бессмертный
Синең эшең түгел ул! Кысылма! – Это не твоё дело! Не лезь!
пәйда булды – появился
Дорфа! – Грубиян!
яраткан шөгыль(егез) – (ваше) любимое занятие
зыян килә алыр иде – могло причинить вред
зыян күрдем – пострадал
Фәнни советның карары мәгълүммы сезгә? – Знакомо ли вам решение научного совета?
дүшәмбенең шимбә башланганын – что понедельник начинается в субботу
бусагада – на пороге
яңгырда тоткансыз – держали под дождём
күгәргән – заржавел
черегән җире – прогнившее место
кыйммәт – здесь: ценность
әсбап – принадлежность, предмет
чакырылмаган кунакларның берсе – один из незваных гостей
тулай торак – общежитие
рәсми урнашмаган – официально неустроен
эш түгел бит инде – не дело ведь
мәҗбүриләп – принудительно
оешмага алып керделәр – привели в организацию
*****
Ну и как вам текст на татарском? Очень надеемся, что вам понравилось.
Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:
Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.
Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!