Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стендап артист Идрак Мирзализадега урыслар турында шаяруы өчен 10 тәүлек бирелгән


Идрак Мирзализаде
Идрак Мирзализаде

Артист бер чыгышында ксенофобия темасын күтәргән иде.

Мәскәүнең Таган районы мәхкәмәсе кәмитче Идрак Мирзализадега милләтара низаг уяту өчен 10 тәүлеккә сакка алу карары чыгарган. Бу хакта аның адвокаты Сергей Бадамшин белдерде.

Мирзализадега эш 2021 елның мартында "Разгоны" тапшыруындагы чыгышы өчен ачылды. Артист анда ксенофобия темасын күтәрде һәм Мәскәүдә фатир арендалаганда славян кыяфәтле булмаган кешеләрнең проблемнарыннан көлде. Мирзализаде абыйсы белән бер фатирга керүе, аларга кадәр анда "урыслар" яшәве һәм пычрак матрас калдырулары турында сөйли.

Прокуратура таләбе белән уздырылган экспертиза кәмитче чыгышында бер милләт кешеләрен мыскыл итү билгеләре тапкан.

Мәхкәмә утырышында Мирзалидазе гаебен танымаган. Ул үз чыгышын киресенчә ксенофобиядән көлүгә багышланган иде дигән һәм әлеге шаяруны мыскыллау дип кабул итүчеләрдән гафу үтенгән.

  • Әлеге чыгышның өлешләре эчтәлектән йолкып алынып, интернетка эләкте, артистны урысларга нәфрәт уятуда гаепләделәр. Бигрәк тә Русия дәүләт каналы алып баручысы Владимир Соловьев бу очрак турында тапшыруда озаклап сөйләгәннән соң, артистка янаулар арткан. Уң радикал активист Денис Капустин артистны тотып кыйнарга чакырып, моның өчен акчалата бүләк тә игълан иткән иде. Берничә атна элек артист үзенә урамда һөҗүм итүләрен белдерде.
  • Июньдә Мирзалидазега ике кеше һөҗүм итте. Алар аңа арттан сугып, гафу үтенүен таләп иткән. Артист сүзләренчә, аны кыйнаган өчен һөҗүмчеләргә акча вәгъдә иткәннәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG