Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда байлар фәкыйрьләргә караганда 9 тапкыр күбрәк керем ала


Башкортстанда бай һәм ярлылар керемнәре күләме 8 тапкыр аерыла.

Русиядә иң югары һәм иң түбән хезмәт хаклары аермасы тагын үскән. Мондый тигезсезлек бигрәк тә икътисад ягыннан үсеш алган төбәкләрдә нык күренә, лидерлар – Мәскәү һәм Петербур, дип исәпләп чыгарган FinExpertiza.

Татарстанда зур хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең кереме аз акча алучы хезмәткәрләрнекеннән тугыз тапкыр артык. Беренчеләре аена уртача 113 мең сум алса, икенче төркемдәгеләр нибары 12 мең сум тирәсе керемгә яши.

Башкортстанда байлар ярлыларга караганда сигез тапкыр күбрәк керем ала. Республикада югары хезмәт хакы – уртача 106 мең сум, түбәне – 12 851 сум тәшкил иткән.

Әлеге саннар быелның яз айларына карый. Зур хезмәт хакы алып эшләүче 10 процент халыкның уртача кереме белән акчаны аз алучы 10 процент халыкның уртача керемен чагыштырылган. Русиядә бу күрсәткечләр 165 мең сумга 12 193 сум нисбәтендә булган. Байлар һәм ярлылар катламы керемнәре аермасы 13,5 тапкыр тәшкил иткән. Шул ук вакытта Мәскәүдә бу күрсәткечләр 18 тапкыр (357,5 мең сумга 20 мең сум), Петербурда 13 тапкыр (211 мең сумга 16 мең сум) аерыла.

Белгечләр байлар һәм ярлылар керемнәре аермасы артуын коронавирус пандемиясе сәбәпле икътисади кризисның кискен фазасын узу белән аңлата.
Узган елның апрелендә ВШЭ ректоры Ярослав Кузьминов коронавирус кризисы сәбәпле урта сыйныф фәкыйрьлеккә төшү ихтималы зур дип сөйләгән иде.

"Җәмгыятьнең барлык катламнарының да керемнәре кимер, ләкин, кереме кимегән байлар баребер бай булып калса, ә ярлылар элеккечә ярлы булса, хәзер төп авырлыкны үзенә ала торган урта сыйныфның ярлылыкка тәгәрәве бик ихтимал" диде эксперт.

Пандемияле 2020 ел Татарстанда фәкыйрьлек дәрәҗәсе үсүенә китерде. Республиканың хезмәт министры Эльмира Зарипова, елга нәтиҗәләр ясап, Татарстанда фәкыйрьлек дәрәҗәсе 2020 елда 7,4 процент тирәсе булыр дип фаразлаган иде.

"2019 елда Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе 6,9 процент булды, бу Русиядә өченче урын, 2020 елда хәлләр тагын да начаррак булыр дип көтелә" диде министр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG