Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" русофобларга илгә керүне тыймакчы


Фирка вәкиле сүзәләренчә, "документ постсовет киңлегендә таралган ачыктан-ачык русофобиянең ачу китергеч очракларына" җавап булып тора.

"Бердәм Русия" русофобларга Русиягә керүне тыючы канун өлгесе әзерләгән. Бу хакта үзенең телеграм каналында фирка секретаре урынбасары Александр Хинштейн хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, документ чит ил кешеләрен һәм ватандашлыклары булмаган затларны берничә сәбәп аркасында Русиягә кертмәүне күз уңында тота.

  • Әгәр кеше нәфрәт, дошманлык уятса, милләт, раса, дин, телгә мөнәсәбәтле кешеләрне түбәнсетсә;
  • Ватанны саклаучылар хәтерен мыскыл итсә, Бөек Ватан сугышы ветераннары намусын һәм абруен, Русия даны символларын мыскыл итсә, хәрби каберләрне, һәйкәлләрне җимерсә, аларга зыян салса;
  • СССРның Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге турында ялган таратса;
  • наци яки экстремистик атрибутлар яки тамгалар пропагандаласа, күрсәтсә яки әзерләсә;
  • нацилар җинаятьләрнең хупласа.

Үзгәрешләр "Русиядән чыгу һәм Русиягә керү" турында федераль канунга кертеләчәк. Эчке эшләр министрлыгы канун өлгесен хуплады ди депутат.

Хинштейн сүзәләренчә, "документ постсовет киңлегендә таралган ачыктан-ачык русофобиянең ачу китергеч очракларына" җавап булып тора. Сүзнең конкрет нинди очраклар турында баруы әйтелми.

Узган атнада эчке эшләр министрлыгы Беларуста Азәрбайҗанның элекке илчесе Исфәндияр Вагабадзега интернетта "милләтара низаг тудыручы" чыгышлары өчен Русиягә керүне 50 елга тыйды. Вагабадзе KANAL13 телеканалы эфирында ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийны "карт ишәк" дип атады һәм аның "милләте" "дуңгызлар кебек ис чыгара" диде.

Шул ук вакытка Казакъстанда "тел патруле" оештыручы Куат Әхмәтовка да Русиягә керү тыелган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG