Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия ФСБның 7 хезмәткәренә Навальный эше нигезендә чикләүләр керткән


Владимир өлкәсендә колониядә утыручы Алексей Навальный Көнбатыш илләрен дөньяда һәм бигрәк тә Русиядә коррупциягә каршы активрак көрәшергә чакырды.

Британия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны агулауга катышы булырга мөмкин дип һәм ФСБда эшләүче дип фаразланган җиде кешегә чикләүләр керткән. 20 августта Навальныйга һөҗүм итүгә бер ел булды.

Reuters язуынча, британ активларын туңдыруны күз уңында тоткан чикләүләр Алексей Александров, Владимир Паняев, Иван Осипов, Владимир Богданов, Кирилл Васильев, Станислав Макшаков һәм Алексей Седовка кертелгән.

Әлеге затлар былтыр декабрьдә Bellingcat тикшерүендә телгә алынган иде. Алар Навальныйны берничә ел дәвамында күзәтеп барган ФСБ офицерлары дип аталды. Навальный Томскида булган чакта, аларның кайберләре дә шунда булган. Оппозиционер Томскида агуланган булырга мөмкин.

Британ хөкүмәте сайтында чыккан санкцияләр исемлегендә Алексей Александровың Навальныйга химик корал кулланып һөҗүм итүчеләрнең берсе булганлыгына дәлилләр бар диелә.

Чикләүләр исемлегенә кертелүчеләрнең берсе дә әлегә үз фикерләрен белдермәде дип искәртә Reuters.

Элегрәк Британия, Европа берлеге һәм АКШ Навальныйны агулау белән бәйле Русиянең берничә рәсми затына чикләүләр кертте. Хәзер Лондон санкцияләрне һөҗүмне башкаручылар дип фаразланган кешеләргә дә киңәйтте.

Владимир өлкәсендә колониядә утыручы Алексей Навальный Көнбатыш илләрен дөньяда һәм бигрәк тә Русиядә коррупциягә каршы активрак көрәшергә чакырды. Британиянең The Guardian, Франциянең Le Monde һәм Германиянең Frankfurter Allgemeine басмаларында чыккан мәкаләсендә ул чит ил хакимиятләрен Русия олигархларына чикләүләр кертергә чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG