Франция, Британия һәм Германия Кабул һава аланында һуманитар чаралар өчен иминлек зонасы булдырырга тәкъдим итә. Аерым алганда бу Әфганстаннан китәргә теләүчеләрне эвакуацияләр өчен кирәк диелә. Бу хакта Франция президенты Эммануэль Макрон белдерде.
Дүшәмбе әлеге мәсьәлә турында резолюция өлгесе БМО Иминлек шурасының ашыгыч утырышында тәкъдим ителәчәк.
Талиблар Франциянең Кабул һава аланында иминлек зонасы булдыру турындагы тәкъдимен кире каккан. Хәрәкәт вәкиле Сохаил Шаһин Әфганстан — бәйсез ил, һәм моның кирәге юк дигән. "Мондый урынны без Франция яки Британиядә оештыра алабызмы?" дигән "Талибан" вәкиле France Inter француз радиостанциясе эфирында.
Шаһин "теләгән һәр әфганлы 31 августтан соң да чик аша чыга алачак", моның өчен тиешле документлар, аерым алганда, паспорт һәм виза булу зарур дигән. Ул шулай ук талибларның "кара исемлеге" юк, алар кешеләрне эзәрлекләргә җыенмый дип белдергән.
Әфган талиблары АКШ һәм аның беректәшләренә ярдәм итүчеләрнең "кара исемлеген" төзи башлаган дип Reuters хәбәр иткән иде.
- 15 августта, көрәшсез генә Кабулны басып алганнан соң, "Талибан" бөтен Әфганстанны үз контроле астына алуы турында белдерде. Ил президенты Әшраф Гани Әфганстаннан китте. АКШ 31 августка кадәр Әфганстаннан үз ватандашларын һәм беректәшләрен алып чыгарга тиеш.
Талибан
Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.
- 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
- Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
- 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
- 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
- 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!