Беренче канал, Okko онлайн-кинотеатры һәм Ил кинематографиясенә ярдәм фонды продюссерлык итеп Совет берлегендә 1930 елларда булган "җәннәт" турында фильм төшергән. Ул "Совет берлеге мәхәббәте" ("Любовь Советского Союза") дип атала. Фильмда Сталин золымнары турында телгән алынмый, дип яза "Агентство".
Фильмга прокат таныклыгы бирелгән, аны Русия кинотеатрларында күрсәтәчәкләр. Сюжеты очучы-сынап караучы, актриса һәм драматург арасындагы мәхәббәт өчпочмагына корылган. "1930нчы еллар – яңа заводлар һәм фабрикалар төзелгән, Арктика актив өйрәнелә башлаган, ә бөтен илдәге эшчеләр шахтёр Стаханов рекордын узарга тырышкан үзгәрешләр чоры ул", диелә фильмның аннотацияләрендә.
"Агентство" искәртүенчә, фильм продюсерларының берсе – Анатолий Максимов ул чактагы Совет берлеген "җәннәт" белән, ә андагы каһарманнарны - яңа Адәм һәм Һава белән чагыштырган.
Федераль Кино фонды әлеге фильмны төшерүгә 300 миллион сум бүлеп биргән, бу акчаларны кире кайтарырга кирәк булмаячак һәм фильм күрсәтелә башлагач, беренче атнасында кинотеатрлар чит ил фильмнарын күрсәтүдән баш тартачак, диелә.
- Иосиф Сталин идарә иткән елларда Совет берлегендә миллионлаган кеше киңкүләм репрессияләр корбаны була. Диктатор үлгәннән соң, аларның күпчелеге аклана, ә Сталин белән бәйле объектларның, шул исәптән шәһәрләрнең дә исемнәрен алыштырлар. Совет юлбашчысына куелган һәйкәлләрне дә сүтәләр.
- Әмма соңгы елларда Русиянең дистәләгән шәһәрләрендә Сталинга багышланган монументларны кабат куя башладылар.
- Мәсәлән былтыр "Алабуга Политех" уку йортында да Сталин сыны куйганнар иде. Ә 2022 елда Чаллының 25нче комплексында хосусый мәктәп ишегалдында Сталинга һәйкәл урнаштырылуы билгеле булды. Бу җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты. Мәктәп Сталин һәйкәлен алып куйды.
- 2023 елга булган белешмәләргә күрә, Русиядә совет диктаторына 110 һәйкәл куелган. Шуларның 95ен Владимир Путин идарә иткән чорда куйганнар. Совет чорында куелган монументларның исә нибары тугыз проценты гына сакланып калган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум