Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә вакытында муниципалитет башлыкларын яңа ел корпоративларыннан һәм фейерверклардан баш тартырга чакырган. Ул мондый чараларны "яхшырак вакытларга" кичектереп торырга кушкан. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Башкортстан башлыгы моны "махсус хәрби операция" (Украинага каршы һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый) уздырганда арттырып җибәрүләр булмаска тиеш, дип аңлаткан.
Шул ук вакытта ул гаиләләр өчен "чын Яңа ел ясарга кирәк, бәйрәмнәр булсын, балалар күңел ачып йөри алсын", дип искәрткән һәм боз шәһәрчекләрен алданрак ясап куярга кушкан. "Узган елгы кебек булмасын, былтыр Яңа елга кадәр шул боз шәһәрчекләре белән үзәк чыршыларны әзерләгән идек", дигән Хәбиров.
Әлеге киңәшмәдә ул күптән түгел Уфадагы ягулык-энергетика комплексына пилотсыз очкычлар һөҗүм итүе турында да искә төшергән. 31 октябрьдә бер дрон "Башнефть-Уфанефтехим" оешма биләмәсенә төшкән иде. Ул "бик аз гына зыян китерде" - тәрәзәләрне койды, диделәр. Ике пилосыз очкычның сәнәгать зонасына төшүе әйтелде.
Былтыр декабрьдә Хәбиров түрәләргә Яңа елны "тыйнаграк" үткәрергә кушкан иде.
— "Махсус хәрби операция" барганын беләбез (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай атый - ред.). Әйдәгез Яңа елны тыйнаграк үткәрик. Муниципалитет башлыкларына фейерверкларга бирелеп китмәскә тәкъдим итәм, әйдәгез алардан башка гына, дигән иде ул.
- Радий Хәбиров 2022 елда да муниципалитетлар Яңа ел бәйрәмнәрен "булганы белән" үткәрергә тиеш, дип белдергән иде. "Мин бәйрәмгә ниндидер матди объектлар сатып алуны тыям. Бөтен әйберегез дә бар. Әгәр искергән икән, төзәтегез дә куегыз", диде ул. Башкортстан башлыгы "башка бурычлар да бар" дип белдерде, алар арасында мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәмне атады.
- Шулай ук ике ел элек Хәбиров түрәләргә һәм зур оешмаларга Яңа ел бәйрәм итү өчен артистлар чакыруны да тыйган иде.
- Русиянең Украинага каршы сугышы былтыр 24 февральдә башланды.
- Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 3014, Башкортстаннан кимендә 3248 кеше һәлак булган.
- һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала. Русия саклану министрлыгы Украинадагы сугышта булган югалтулары турында мәгълүмат бирми.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум