Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов федераль хөкүмәткә эшкә китә


Дамир Фәттахов
Дамир Фәттахов

Министр итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов федераль хөкүмәткә эшкә китә. Русия премьер-министры Михаил Мишустин аны Яшьләр эшләре федераль агентлык башлыгы урынбасары итеп билгеләү турында фәрманга кул куйган.

Кайбер медиа Фәттахов урынына аның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин дип яза, ләкин бу хәбәр әлегә рәсми расланмады.

Фәттахов 1979 елда Казанда туган. Казан юридик институтын (юрист), Мәскәүдә "Сколково" идарә мәктәбен, Казан федераль университетын ("финанс һәм кредит") тәмамлаган.

Татарстанның яшьләр министры итеп 2018 елның июнендә билгеләнде. 2016 елдан ул Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары иде. 2009 елдан Казанның Киров районы, 2010 елдан Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы булды.

Быел Фәттахов Казанда 31 гыйнварда булган протест чарасына чыкты. Ул "яшьләрне үз күзләрем белән күрәсем килә", диде. Моңа кадәр Фәттахов 23 гыйнварда узган протест чараларында катнашкан яшьләр белән очрашкан иде. Чарага барган һәр кешенең фикерен тыңларга телим, диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG