Русиядә 100 мең кешегә туры килә торган ВИЧ-инфекция белән авыру очраклары Европа илләрендәгегә караганда 10 тапкыр күбрәк. Бу хакта СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш Федераль фәнни-методик үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Наталья Ладная хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Ладная сүзләренчә, илдә барлыгы 1,1 млн ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. Аларның ике проценттан азрагы – яшьләр. 2020 елда Русиядә шундый 60 мең, Европада исә - 25 мең яңа очрак теркәлгән. "Әгәр 100 мең кешегә күчереп карасак, бездә авыручылар саны Европа берлеге илләре белән чагыштырганда ун тапкырга күбрәк", дигән белгеч.
Ладная әйтүенчә, әгәр 2000нче ел башында ВИЧ йоктыруның һәр дүртенче очрагы 20 яшькә кадәргеләрдә күзәтелсә, хәзер бу яшь төркеменә барлык очракларның ике проценттан азрагы туры килә.
Русиядә 1987 елда беренче мәртәбә ВИЧ инфекциясе табылганнан соң, хәзерге вакытка кадәр 400 мең кеше үлгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!