Коронавируска бәйле вазгыять кискенләшү сәбәпле ял көннәре кертелсә, Русия хакимиятләре кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен яңа ярдәм чаралары күрергә тиеш. Мондый чаралар булып салым амнистиясе, кредит яллары һәм хезмәт хакын субсидияләү торырга мөмкин дип хәбәр иткән ТАСС ка белгечләр, омбудсменнар һәм эшмәкәрләр.
Русия бизнес омбудсмены Борис Титов эшмәкәрлектәге бөтен югалтулар федераль бюджеттан компенсацияләнергә тиеш, дип саный. Аның сүзләренчә,хәзер тулы бер тармаклар "ихтыяҗ кимүдән тернәкләнергә дә җитешә алмаган килеш яңа югалтуларга дучар булачак". Бу уңайдан ул салым амнистиясе турында искә алган. Титов, билгеле бер вакыт аралыгында 2 млрд сумлык акча әйләнеше булган ширкәтләрнең кереме сизелерлек дәрәҗәдә кимегән очракта, алардан салым һәм кертемнәргә кагылышлы әҗәтләрне алмаска тәкъдим итә.
Татарстанның машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров фикеренчә, ял көннәре игълан итү түгел, ә " халык арасында вакцинация өчен шәхси җаваплылык, штрафлар кертү акыллырак гамәл булыр иде". "QR-кодың юк икән - өйдә утыр", дип белдергән ул.
Аның фикере белән өлешчә "Далини" ширкәтләр төркеменең баш мөдире Руслан Нигъмәтуллин да килешкән. "Бөтен бу чикләүләр, беренче чиратта, халыкның күп өлешен эшле иткән кече һәм урта бизнеска авырлык китерә. Шуңа күрә сектор эшмәкәрләре бурычларсыз гына ничек ябылырга, дип уйларга түгел, ә алга таба ни булачагын күрергә һәм аңларга тиеш. QR-кодлар кертүне авыру таралуны киметүдә нәтиҗәле чара, дип саныйм", дигән ул.
Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко элегрәк Татарстан һәм Башкортстанны коронавируска бәйле вазгыять киеренке булган өлкәләр исемлегенә керткән иде.
"Эпидемиологик процесс төрле төбәктә төрлечә. Кайсы субъектларда вазгыятьнең киеренке булуын аерым атап узасым килә. Бу – Удмуртия республикасы, Оренбур өлкәсе, Башкортстан, Татарстан республикалары һәм Иваново, Төмән өлкәләре" диде Мурашко.
Башкортстанның эшмәкәрләр хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле Флүр Әсәдуллин әйтүенчә, коронавирус белән авыру очраклары артуга карамастан, "оешмаларның эшчәнлеге тукталуга яки аларның зур югалтулар кичерүенә юл куймаска, аларга ярдәм итәргә кирәк". Ул 18 октябрьдән Башкортстанда коронавирус чикләүләренең өченче этабы башлануын искә алган. Бу көннән башлап, матурлык, бизәнү, массаж һәм SPA салоннары, сәүдә һәм фитнес үзәкләре, бассейннар, сауналар, солярийлар, кафелар һәм башкаларга бары тик QR-код белән генә керергә мөмкин. Берничә өлкәдә вакцина ясату мәҗбүри.
Татарстан бизнес-омбудсмены Фәрит Әбделганиев әйтүенчә, 11 октябрьдә кайбер объектларга QR-кодлар ярдәмендә генә керергә рөхсәт ителә башлаганнан соң, эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләре дә арткан. Бер атна эчендә аның кайнар элемтәсенә 381 мөрәҗәгать килгән, шуның 204-е QR-кодлар мәсьәләсенә кагылышлы булган. Әбделганиев эшмәкәрләр һәм җәмәгать омбудсменнары белән көн саен онлайн рәвештә оештырылган очрашуларда QR-код кертелгәннән соң иң нык зыян күргән: ихтыяҗ һәм сатып алучылары кимегән эшмәкәрлек тармакларының хәле турында фикер алышуларын сөйләгән. "Өстәмә ярдәм турындагы тәкъдимнәр эшкәртелә һәм системга салына. Соңрак алар республиканың икътисад министрлыгына карауга кертеләчәк", дигән ул.
19 октябрьдә Русия вице-премьеры Татьяна Голикова илдә коронавирус инфекциясе белән бәйле вазгыятьнең начараюы сәбәпле президент Владимир Путинга мөрәҗәгать итәргә һәм ял көннәре кертергә тәкъдим иткән иде. Русия премьер-министры Михаил Мишустин, үз чиратында, Русиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре кертү турындагы тәкъдимне хуплады. Мишустин беренче вице-премьер Андрей Белоусовтан һәм икътисад министры Максим Решетниковтан ял көннәрендә эшмәкәрлекне хуплау турындагы тәкъдимнәр әзерләүләрен сорады.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!