Accessibility links

ГУЛАГ балалары Русия думасын Русиянең югары мәхкәмәсенә биргән


Алиса Мейсснер, Елизавета Михайлова, Евгения Шашева юрис Григорий Вайпман белән Русия Конституцион мәхкәмәсендә
Алиса Мейсснер, Елизавета Михайлова, Евгения Шашева юрис Григорий Вайпман белән Русия Конституцион мәхкәмәсендә

Алар ата-аналары сөрелгән шәһәрләргә әйләнеп кайту хокукын гарантияләүче, 1991 елда чыккан канунның һәм Русия конституция мәхкәмәсенең 2019 елгы карарының үтәлүен таләп итә.

Сталин репрессиясе корбаннарының балалары беренче мәртәбә Русия думасына күмәк дәгъва белән Русия югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Алар ата-аналары сөрелгән шәһәрләргә әйләнеп кайту хокукын гарантияләүче, 1991 елда чыккан канунны һәм Русия конституция мәхкәмәсенең 2019 елгы карарын депутатларның үтәвен таләп итә.

Бу Конституция мәхкәмәсе карарын үтәмәү турындагы беренче күмәк дәгъва, дип хәбәр итә ВВС-ның Русиядәге хезмәте.

"Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турындагы" 1991 елгы канун дәүләткә репрессия корбаннарына китерелгән зыянны компенсацияләүне, шул исәптән репрессияләнгән кешеләр кулга алынганчы яшәгән шәһәрләрдә бушлай торак бүлеп бирүне йөкләгән иде. Репрессияләнгәннәрнең күбесе инде вафат булган, тик канун аларның балаларына карата гамәлдә кала.

Алар ата-аналарның элеккеге яшәү урынына әйләнеп кайтырга һәм репрессия аркасында үз гаиләләре югалткан торакны дәүләт хисабына алырга хокуклы.
Әмма бу хокукны тормышка ашыру мөмкин түгел диярлек. Әйтик Мәскәүдә социаль торакка чиратны 20-30 ел көтәргә туры килә.

ГУЛАГ балаларының хокуклары гамәлгә ашырылачагын гарантияләү өчен 2019 елда Русиянең конституция мәхкәмәсе федераль канун чыгаручыларга кичекмәстән канунга үзгәрешләр кертүне йөкләгән иде.

Әмма Конституция мәхкәмәсендә җиңеп чыгу хакимиятләрнең мөрәҗәгать итүчеләргә мөнәсәбәтен үзгәртмәде. Хәзер андыйларның саны – 23. Дәгъва итүчеләрнең иң өлкәненә - 89, иң яшенә - 64 яшь. Аларның барысы да акланган сәяси репрессия корбаннары статусына ия – алар яки ата-аналары белән бергә сөрелгән булган, яки Сталин лагерьларында, сөргенлектә туганнар.

2020 елның июлендә Русия хөкүмәте Русия думасына репрессия корбаннарын торак белән тәэмин итүне төбәкләр карамагында калдырырга тәкъдим иткән канун өлгесе кертте. Шул рәвешле ГУЛАГ балалары торакка булган гомуми чиратның иң ахырына эләгәчәк.

Канун өлгесе беренче укылыштан узган, әмма тәнкыйтьтән соң икенче укылыштан төшеп калган иде. Бу елның февраленнән бирле ул хәрәкәтсез ята.

Депутатлар төркеме канун өлгесенә үзгәрешләр тәкъдим итте, репрессияләнгәннәрнең балалары алар нигезендә федераль түләүләр алырга тиеш. Бу акчалар аларга кире кайту хокукы бирелгән урыннарда торак сатып алу мөмкинлеге тудырыр иде.

Әлеге үзгәрешләр Конституция мәхкәмәсе карарын үтәргә дә мөмкинлек бирер иде, әмма шулай ук Русия думасында тик ята бирә.

Конституция мәхкәмәсенең үз карарларының үтәлешен тәэмин итү вәкаләте юк, моны Русия югары мәхкәмәсе генә эшли ала. Шуңа күрә ГУЛАГ балаларының күмәк дәгъвасы югары мәхкәмәгә тапшырылган.

Дәгъва белдерүчеләр фикеренчә Русия думасының берни эшләмәве "элек яшәгән урыннарында торак белән тәэмин ителү хакы булган затларның хокукларын һәм кануни мәнфәгатьләрен боза".

30 октябрьдә Русиядә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне үтә. Шул ук көннәрдә "Сәяси репрессия корбаннарын аклау турындагы" канунга 30 ел тула.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG